Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме.
Максат: Яңа сүзләр өстендә эшләү: ашың тәмле булсын, ботка, аш, җимеш суы. Сөйләм үстерү өстендә эшләүне дәвам итү. “Рәхмәт”, “Рәхмәт сезгә”, “Ашың тәмле булсын” дигән сүзләрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү. Сораулар кую һәм аларга дөрес җавап бирү өстендә эшләүне дәвам итү.
Җиһазлау: Рәсемнәр.
Барышы:1.”Ашамлыклар” кибете.
-Балалар, иң бай ашамлыклар кибетен билгелик.(3-4 бала чыгарыла. Алар сатучылар. Кем күбрәк ашамлык исемен әйтсә, аның кибете бай була).
-Синең кибетендә нәрсәләр бар?
-Минем кибетемдә ипи, шикәр...һ.б. бар.
Әгәр дә балалар читенсенсәләр, сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. (ә сыр бармы? һ.б.)
2.”Иртәнге аш”
-Балалар бүген-якшәмбе, ял көне. Гаилә өстәл янында утыра. Гаиләнең табын янында утыруы сүрәтләнгән рәсем эленә, ул булмаса, өстәлне тәрбияче үзе әзерли.
-Өстәлдә нәрсәләр бар?
-Алар нәрсә ашыйлар? кебек сораулар ярдәмендә ботка, аш, җимеш суы дигән яңа сүзләр баланың сүзлек запасына кертелә.
3.”Бармак”уены.
Бусы-ашаган,бусы-ашаган,
Бусы-ашаган,бусы-ашаган,
Бусы кечкенә булганга,
Кетер-кетер казан кырган.
Балалар белән берничә тапкыр кабатлатыла.
4.”Тылсымлы автомат” уены.
-Балалар, почмакта “тылсымлы автомат”бар. Әгәр дә сез су яки җимеш суын дөрес итеп сорасагыз, ул сезгә аларны бирә. Менә болай: Мин җимеш суын яратам. Зинһар өчен, миңа җимеш суы бирегез. Рәхмәт. (кәгазьдән савытлар ясала).
5.-Балалар, безгә Айсылу килгән. Ул бик озак уйнаган һәм ашыйсы килгән. Әйдәгез, аны ашатыйк. Ашарга утырганчы Айсылуга нишләргә кирәк?
-Айсылу, кулынны ю.
-Кулынны сөлгегә сөрт.
( балалар белән бергә курчакны сыйлыйбыз).
-Утыр, Айсылу. Мә, аш аша. Мә, ботка аша. Ашың тәмле булсын. Мә, җимеш суы эч. Айсылу, балаларга нәрсә әйтергә кирәк?
-Рәхмәт сезгә.
6.Диалоглар төзү. Рәсемнәр кулланыла.
-Малай нишли? Малай аш ашый.
-Кыз нишли? Кыз ботка ашый.
-Малай нәрсә эчә? Малай җимеш суы эчә.һ.б.
7.Йомгаклау.
Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна