Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)
Максат: Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә белән туклануы турында аңлату.
Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.
Барышы:
Тәрбияче: Балалар, без бүген “Тере почмакка” сәяхәткә барабыз. Нәрсә соң ул “Тере почмак”?
Анда төрле тереклек ияләре хайваннар яшәгәнгә күрә аны “Тере почмак” дип атыйлар. “Тере почмакта” нәрсәләр яшәгәнен сез мин әйткән табышмакларның җавабыннан белерсез.
1. Алгы тәпие кыска.
Чабарга ул бик оста,
Сары тунын сала да
Ак тунын кия кышка. (Куян)
2. Җәен урманга патша
Кышын кардан да аста (Аю)
3. Көлтә-көлтә койрыгым
Селки –селки барамын
Күлмәгемне бирмәсәң
Калҗа –калҗа тураем (Төлке)
Тәрбияче: Дөрес, куян. Әнә карагыз әле, куянкай –йомшаккай. Аның колаклары озын, алгы тәпиләре кыска, ә арткы тәпиләре озын. Шуңа күрә дә ул бик җитез йөгерә. Җәй көне ул соры, ә кышын ак төстә була. Ул бик куркак. Карагыз әле балалар, калтырап почмакта утыра.
Балалар , куян нәрсә ярата?
Балалар: Кишер, кәбестә ярата
Тәрбияче: Куян турында без сезнең белән күп җырлар,уеннар беләбез, әйдәгез әле , “Ак куян” җырлы – биюле уеннар алыйк
“Ак куян” уены.
1. Ак куян басып тора, (балалар кулларын башларына куя)
Колакларын селкетә, (“Куян колагы” күрсәтәләр)
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
2. Ак куян басып тора
Аякларын җылыта
Менә шулай, менә шулай (Куян кебек сикерәләр).
Аякларын җылыта
Тәрбияче балаларга уен тәкъдим итә.
“ Нәрсә артык?” уены
Балалар каршына кыргый хайваннар сүрәтләнгән рәсемнәр эленә. Алар арасына йорт хайваны рәсеме дә эленә. Балалар йорт хайванының рәсемен аерып алырга тиеш. Рәсемнәр берничә кат үзгәртелә.
Тәрбияче җәнлекләрнең нәрсә белән тукланулары турында әңгәмә үткәрә.
Дәрес ахырында “Аучы һәм көтүче” уены уйнала.
Уен алдыннан зур яшел урман рәсемнәре беркетелә. “Аучы һәм көтүче”, аларның хезмәте сүрәтләнгән рәсемнәр өстәп куела.
Аучы кыргый җәнлекләр аулый. Көтүче йорт хайваннарын болында көтә.
Уен өчен “Аучы һәм көтүчене” сайлыйбыз.
Уң якта – болын, анда йорт хайваннары көтүдә йөри, ә сул якта – урман, анда кыргый җәнлекләр яши. “Эзләгез” дигән сигнал бирелә. Өстәлдән рәсемнәрне алып, флажокларга тиешле рәсемнәр куела. Балалар ялгышса, ялгышкан бала начар аучы яки көтүче була. Уен берничә тапкыр кабатлана.
Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна