Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Куян, тартма, яшелчәләр рәсеме, кояш рәсемнәре.

Барышы: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефегез ничек? Әллә бу кояш кебек монсумы? (юк). Әйдәгез әле, менә бу кояш кебек елмаябыз. Бер- беребезнең кулларын тотыгыз да,иптәшләрегезгә карап, ягымлы итеп елмаябыз. Менә без нинди матур,сөйкемле. Безгә карап кояш та елмая. Күрәсезме сезнең елмаюдан бүлмәбез тагын да яктырып китте. Миндә сезнең белән елмаям.(ишек шакыйлар).

-Балалар, ишек шакыйлар түгелме. Кунакны чакырмыйча булмас.Керегез, кер. Рәхим итегез.(куян керә).

Куян: Исәнмесез, балалар. Бу мин – куян булам. Нинди матур балалар җыелган икән монда. Әйдәгез танышыйк әле. Мин Йомшаккай булам. Сезнең исемегез ничек?(танышып чыга). Сез зурлармы, әллә кечкенәләрме? (җаваплар).

-Ә син үзең кечкенәме,әллә зурмы?

Куян: Әйтмим әле, үзегез белегез.

-Әйдәгез балалар,куянга ничә яшь икәнен исәпләп чыгарабыз. Мин саннар күрсәтәм, ә сез нинди сан икәнен әйтерсез.( 1; 2; 3)

Куян: юк, юк, әйе.

-Балалар, куянга ничә яшь булды? 3.

Куян: Дөрес,миңа 3 яшь. Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы?

-Яратабыз. Ә без синең турында бер уен беләбез.(куянны уртага куябыз). Хәзер “Куян кунакка бара” дигән сүзле-хәрәкәтле уен уйнап алабыз.

Матур куян юына:

Башын юа, кулларын юа,

Аякларын юа, чиста була һәм кунакка бара.

Куян:Балалар, миңа сезнең уен бик ошады. Чынлап та, минем кунакка барасым бар. Мин сезгә серле тартма бүләк итеп калдырам.

-Рәхмәт,Йомшаккай. (куян чыгып китә). Балалар,әйдәгез, серле тартманы ачып карыйбыз, нәрсә бар икән эчендә. Әйдәгез 3 кә хәтле саныйбыз, аннары мин тартманы ячам.

-Балалар, бу нәрсә? Кыяр. Кыяр нинди төстә? Ак түгелме? Дөрес, кыяр яшел төстә.

-Балалар,сезнең яшелчә буласыгыз буламы? Хәзер мин сезне яшелчәләргә әйләндерәм. Күзләрне йомыгыз, кулларыгыз белән, өч тапкыр чәбәклибез. ( балаларның башларына битлекләр кидерелә). Күзләрне ачтык.

-Балалар, миңа карагыз әле, сез нәрсәләргә әверелдегез? Син нәрсә булдың? Ә син нәрсә булдың? Һ.б. Сез барыгызда яшелчәләргә әверелгәнсез икән. Мин сезгә берничә яшелчәләр турында табышмак әйтеп китәм, ә сез җавабын бирерсез.

1.Озын яшел-түтәлдә,

Сары,тозлы-кисмәктә.(кыяр)

2.Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм.(бәрәңге)

3.Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

4.Үзе йомры-ай түгел,

Төсе сары-май түгел.

Ул нәрсә?(шалкан)

5.Өч кат тун кигән,

Кем салдырса,шул елый.(суган)

-Булдырдыгыз, балалар. Болар барысыда нинди сүз белән йөри әле? (яшелчәләр). Әйе,табышмаклар барысыда яшелчәләр турында.

-Балалар, бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, кәефегез дә яхшы иде, менә бу кояш кебек балкып тордыгыз. Алга табада кәефегез күтәренке булсын. Рәхмәт сезгә.


Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ “Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле Абдрахманова Зямиля Мунибовна 30 Мар 2015
разное Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Уртанчылар төркеме балалары белән Воскобович уеннары аша тирә – як белән танышу буенча шөгыль конспекты. Марданова Ильзиря Табрисовна 12 Ноя 2015
разное Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Чыгыш: Тирә-юнь белән таныштыру аша сөйләм телен үстерү. Шарафиева Расуля 4 Апр 2015
документ Озынколак кунакка килгән!!! Самигуллина Фанзия Илгизаровна 7 Апр 2016
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
презентация, документ “Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе. Аухадшина Светлана Александровна 11 Дек 2015
документ II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”. Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ 2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015
документ Развлечение «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости») Фазлова Нурия Растямовна 8 Апр 2015
документ "Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркеме. Шайхутдинова Гузель Робертовна 19 Янв 2016
документ Күз яшьләре белән килгән җиңү лотфуллина лейсан глусовна 6 Дек 2015
документ "Куян кызына кунакка" 1 кечкенләр төркеме Шайхутдинова Гузель Робертовна 19 Янв 2016
разное Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме. Гизатуллина Линиза Минехурматулловна 20 Мар 2015
документ «Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе. Мубариева Юлдуз Рифовна 30 Мар 2015
документ "Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме) Тлякова Зульфида Кафиловна 30 Мар 2015
документ Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе Миндубаева Лейсан Рафаиловна 31 Мар 2015
документ Юл кагыйдәләрен беләсеңме? 2 нче кечкенәләр төркеме балалары белән уздырылган уен-кичә. Галимзянова Фардия Газизовна 6 Апр 2015
презентация, документ Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль Калимуллина Талия Кутдусовна 20 Ноя 2015
документ Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме Мязитова Зульфия Саитовна 25 Апр 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт» Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна 16 Окт 2015
документ Зурлар төркеме.“Кызыл китап белән таныштыру” дигән темага әңгәмә. Яруллина Фирдавес Нажиповна 14 Ноя 2015
документ Мавыктыргыч математик сәяхәт. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы Загирова Алсу Миннулловна 5 Мар 2016
презентация 5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе Миннибаева Дамира Летфулловна 11 Дек 2015
документ 5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе Миннибаева Дамира Летфулловна 11 Дек 2015
документ Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “ Олы Әтнә балалар бакчасы” Тема : “[Җ] авазы белән таныштыру” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек) Хуснутдинова Сакина Арсиновна 3 Ноя 2015
документ В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме. Зарипова Зульфия Мубаракзяновна 31 Мар 2015
документ сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт" Мухаметзянова Разина Зуфаровна 30 Мая 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү” Гилязутдинова Ильсияр Василовна 5 Апр 2015
документ 3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән мастер-класс. Тема : Урмандагы тереклек. Газизова Гелюся Рахимановна 31 Мар 2015