Главная / Дошкольное образование / Разное

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Скачать
976.36 КБ, 1222877.docx Автор: Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна, 16 Окт 2015

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

гомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Тәрбияче: Зиатдинова И.И.

Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Катнашалар: 25 бала һәм Белмәмеш.

Максат: Юлларда хәфәвсез йөрү күнекмәләрен, светофор билгеләрен үзләштерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга,юл йөрү кагыйдәләренә , проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү; балалар- ның иҗади сәләтләрен үстерү, матур сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: Олы юл һәм тротуар күренеше, светофор, йорт макеты, зебра; презентация белән слайдлар, балалар санынча кара һәм ак картоннар, кайчы, клей, клеенка, салфетка.

Тәрбияче::Исәнмесез, балалар! Бүген безгә бик күп кунаклар килде.Әйдәгез әле, алар белән исәнләшик.

Тәрбияче:Мин бүген эшкә килгәндә, юлда Белмәмешне очраттым.Ул олы юл аркылы йөгереп чыга иде. Шунда кинәт машина килеп чыгып, каты тавыш белән сигналга басты. Балалар, Белмәмеш куркып калды. Мин аны кызганып, үзебезнең балалар бакчасына алып килдем.Ул да безнең эшчәнлегебездә катнашсын әле.

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән бүген шәһәргә кунака барабыз.

Белмәмеш: Мин бармыйм.

Тәрбияче:Нигә бармыйсың?

Белмәмеш: Чөнки мин шәһәр урамнарында йөрергә куркам. Анда урамнар бик зур,машиналар да күп йөри.

Тәрбияче:Борчылма,без сиңа булышырбыз. Балалар, карагыз әле (алда ике төрле юл ята-киң һәм тар юл), монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз? Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Слайд. Машиналар (йөк һәм җиңел машиналар)

Тәрбияче:Нинди машиналар күрәсез?

-Ә ниндиләре йөк машиналары дип атала?(Йөк ташый торганнары).

-Җиңел машиналар кемнәрне йөртәләр? (Кешеләрне).

- Машиналар кайдан йөриләр? (Юлдан)

Тәрбияче:Дөрес.Ә тар юлдан кемнәр йөри?(Кешеләр, балалар.)

Слайд. Тротурдан узучы кешеләр.

Тәрбияче::Кешеләр йөри торган юл нәрсә дип атала? (Тротуар.)

Тәрбияче:Әйдәгез,без сезнең белән тротуардан барыйк.

Бергәләп:

Тротуардан атлыйбыз(балалар бер урында атлыйлар)

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйлар)

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга, карыйбыз.

Белмәмеш:(светофорны күргәч) И-и-и, матур да соң инде. Нәкъ чыршы утлары,күр инде.Әллә шушында гына рәхәтләнеп биисе.

Тәрбияче::Тукта әле, Белмәмеш! Бу бит чыршы агачы түгел. Әйдәгез әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Слайд. Светофор.

Авызы юк,борыны юк

Тик бар аның өч күзе

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе.

Я нәрсә ул, балалар?

Тәрбияче:Дөрес, балалар. Светофор- ул юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора. Аның төсләре:

Кызыл төс: “Туктап тор!”- ди

Сары төс: “Сабыр ит!”-ди

Яшел төс: “Чыгып кит”-ди.

Т: Менә сезгә беренче кагыйдә. Игътибар белән тыңлагыз.

Юллар чатында светофор

Һәр кешене күзәтә

Юлны аркылы чыгарга

Юл йөрергә өйрәтә.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, без сезнең белән бер уен уйнап алыйк.

Ул уен “Светофорның төсләре” дип атала.

Тәрбияче светофорның төсләрен (кызыл,сары,яшел төстәге шарлар я флажоклар) бер-бер артлы кабыза. Яшел төскә балалар бер урында йөргән булып таптанып торалар; сары төскә кулларын чәбәклиләр; кызыл төскә тын гына торалар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән карагыз әле. Безнең каршыбызда нинди юл?

Слайд. Зебра.

(Балаларның җавабы.)

Тәрбияче: Юл аркылы чыгар өчен урамнардагы юлларда ак сызыклы юллар, зебралар ясалган. Менә монысы сезгә икенче кагыйдә.

Юлны чыкканда

Сулга таба карыйбыз

Уңга таба карыйбыз

Ак-кара тасмалар буйлап

Алга таба атлыйбыз.

Шул вакыт юл уртасына туп тоткан Белмәмеш килеп чыга(машина тавышы ишетелә).

Барысы бергә: Тукта! Тукта! Белмәмеш! Син үзеңне кайда икәнеңне беләсеңме?:

Белмәмеш: Мин бары сезнең белән туп уйнамакчы идем.

Тәрбияче::Менә сезнең өчен өченче кагыйдә.Урам аркылы чыкканда бары тик җәяүлеләр йөри торган урыннардан гына чыгарга кирәк.Машиналар күп йөри торган урыннардан чабып йөрмәскә, уйнамаска кирәк.

Слайд. Юлда уйнаучы бала.

Машиналар чаба юлда

Син уйнама,ялгышма!

Юлда йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

Тәрбияче::Әйдәгез, балалар, бакчага кире кайтыйк.(балалар җәяүләп кайталар). Белмәмешкә бүләккә зебра ясап бирик.

Белмәмеш: Рәхмәт, балалар! Сезнең белән мин күп нәрсәләр өйрәндем. Киләчәктә юл йөрү кагыйдәләрен истән чыгармам. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк.



Автор: Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт» Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна 16 Окт 2015
документ Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт” Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна 15 Окт 2015
презентация Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге конспект (белем бирү эшчәнлеге) тема: “Чәчәкләр иленә сәяхәт”. Яруллина Эльмира Нургаязовна 27 Ноя 2015
документ Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге конспект (белем бирү эшчәнлеге) тема: “Чәчәкләр иленә сәяхәт”. Яруллина Эльмира Нургаязовна 13 Ноя 2015
документ «Кышкы киемнәр» «Бала» китапханәсе белән берлектә уку һәм өйрәнү аша төзелгән белем бирү эшчәнлеге Зарипова Гульнара Хуббулловна 24 Окт 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!” Тлякова Зульфида Кафиловна 31 Мар 2015
документ Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты Князева Надежда Михайловна 27 Янв 2016
документ Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты Князева Надежда Михайловна 26 Янв 2016
документ 5-6 яшьлек рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле буенча белем бирү эшчәнлеге. Сабирзянова Разина Тагировна 20 Дек 2015
документ Уртанчылар төркеме балалары белән Воскобович уеннары аша тирә – як белән танышу буенча шөгыль конспекты. Марданова Ильзиря Табрисовна 12 Ноя 2015
презентация, документ Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация Валиуллина Гульнур Разифовна 14 Дек 2015
документ Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек. Ахсанова Миляуша Мисхатовна 14 Ноя 2015
документ “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”. Тлякова Зульфида Кафиловна 31 Мар 2015
документ “Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты Тлякова Зульфида Кафиловна 2 Мая 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен "Күңелле ял көне" занятиесенең конспекты Мухамедзянова Гульшат Ильдусовна 1 Ноя 2015
документ Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап" Шаймарданова Гульфания Гаязетдиновна 10 Ноя 2015
документ «Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге Аглиева Зульфира Назиповна 5 Апр 2015
документ Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш) Хафизова Гелюся Фанисовна 15 Дек 2015
разное Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “ Олы Әтнә балалар бакчасы” Тема : “[Җ] авазы белән таныштыру” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек) Хуснутдинова Сакина Арсиновна 3 Ноя 2015
документ Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” Нафикова Лейсан Фоатовна 31 Мар 2015
документ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.) Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
документ “Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме). Колпакова Татьяна Поликарповна 31 Мар 2015
документ 2 сыйныф өчен математикадан белем бирү программасы «Перспективалы башлангыч мәктәп» Фатихова Фарида Харисовна 15 Дек 2015
документ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план. Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
разное Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ “ Без уенчыклар яратабыз”:(Уртанчылар төркеме өчен) Сабирзянова Халида Ахметзаваловна 17 Апр 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен индивидуаль эш планы Газизова Эльмира Фаритовна 1 Ноя 2015
документ Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты Хабибуллина Резеда Аликовна 3 Мар 2016
документ Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты Усманова Эльза Маратовна 2 Мар 2016
документ Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты Гилязиева Альбина Николаевна 22 Янв 2016
разное "Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме) Тлякова Зульфида Кафиловна 13 Апр 2015
разное "яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Выступление на педсовете "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучының проект эшчәнлеге" Нургалиева Лилия Фарсиевна 31 Мар 2015
документ ТЕРЕ ҺӘM УЕНЧЫК КОШЛАРНЫ КАРАУ. Кечкенәләр төркемендә турыдан туры белем бирү эшчәнлеге үрнәге. Хасанзянова Файруза Фаргатовна 15 Ноя 2015
документ Белем бирү эшчәнлеге "Бүлмә гөлләре" Алексеева Алфира Талиповна 4 Мая 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге Рахманова Гульнара Зофаровна 4 Июл 2015