“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме
Тема: “Математика иленә сәяхәт”
Максат:
1) Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре буенча классификацияләү; ел фасылларын, тәүлек өлешләрен дөрес билгеләү; үз яшеңне белү; сериация; нумерация; карандашларны дөрес тотып шакмак буенча дөрес язу)
2) Балаларда дуслык хисе тәрбияләү,бер – берсенә ярдәмчелекне үстерү.
3) Тирә - юньне танып белү, тиз хәтердә калдыру, логик фикерләү, игътибарлык сәләтен үстерү.
Җиһазлау: 0-9 га кадәр цифрлар, ел фасыллары, тәүлек өлешләре рәсемнәре, диңгез, корабль рәсемнәре, өләшү материаллары (санау таякчыклары, геометрик фигуралар, 5 төсле түгәтәкләр, цифрлар, дәфтәр битләре, карандашлар).
Бүлмәне әзерләү: Диңгез (диңгездә 6 утрау), корабль, математика иле, Белмәмеш.
Шөгыльнең структурасы:
1) Кереш өлеш: сюрпризлы момент, сәяхәткә җыену
2) Төп өлеш: сшяхәткә (биремнәр үтәү) 1 утрауда саннар буталган, 2 утрауда предметларны төрле билгеләре буенча классификацияләү, 3 утрауда сериация, нумерация, 4 утрауда ел фасыллары, тәүлек өлешләре, 5 утрауда яшеңне белү, 6 утрауда истәлеккә язып калдыру.
3) Йомгаклау, нәтиҗә ясау: математика иленә килеп җитү, Белмәмешнең рәхмәт белдерүе.
Автор: Ясавиева Лилия Маславиевна