"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)
Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап,кечкенә хикәяләр төзеп сөйләргә күнектерү.Ө авазың дөрес әйтелешенә ирешү.
Барышы: 1. "Яшелчә бакчасында"дигән картина элү.Аның эчтәлеге буенча сораулар бирү:
-Бу нәрсә?(Яшелчә бакчасы)
-Биредә нинди яшелчәләр үсә?(Чөгендер,кыяр,кишер...)һ.б.
2.Картина эчтәлеге буенча хикәя үрнәге бирелә. Бу-яшелчә бакчасы.Биредә кишер,суган,помидор,кыяр,чөгендер үсә.Икенче түтәлдә малайлар помидор җыялар һәм аларны чиләкләргә салалар.Помидор эре,түгәрәк булып үскән.Төсе-кызыл.Бу түтәлдә балалар кыяр җыялар.Алар озынча булып үскәннәр.Төсе-яшел.Балалар яшелчә бакчасында зур үңыш үстергәннәр. ( Балаларның үзләренә хикәя төзетү)
3.Яшелчәләр турында табышмаклар әйтү.
-Ишеге юк,тәрәзәсе юк,эче тулы халык. (кыяр)
-Кат-кат тунлы,карыш буйлы. ( кәбестә)
-Җир астында алтын казык. (кишер)
4. "Ул нинди" уены.Аның максаты-яшелчәләрнең билгеләрен дөрес әйтү күнекмәләре өстендә эшләү. Тәрбияче яшелчәләрнең рәсемнәрен күрсәтә.Балалар аларның төп билгеләрен санап чыгарга тиеш.
-Кишер нинди? ( тәмле,кызыл,озынча)
-Помидор нинди? ( түгәрәк,кызыл ) һ.б.
5.Йомгаклау.
Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна