Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)
Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
Җиһазлау: Светофор рәсеме.
Барышы:Балалар, бүген мин сезгә “Өч чәчәк” дигән әкият сөйлим. Ә сез игътибар белән тыңлап утырыгыз: алар нинди төстәге чәчәкләр? Нинди яхшылык эшләгәннәр?
Борын – борын заманда, бер шәһәрдә өч чәчәк яшәгән. Алар өчесе өч төстә булган: кызыл,сары һәм яшел. Чәчәкләр бер – берсе белән бик дус һәм тату торганнар. Төрле уеннар уйнарга яратканнар, шаярганнар, көлгәннәр.
Беркөнне урамга чыксалар, гаҗәпкә калганнар бөтен җирдә машиналар йөгерә, ә кешеләр урам аркылы чыга алмый аптырыйлар икән. Чөнки әле бу вакытта светофор булмаган. Чәчәкләрнең кешеләргә ярдәм итәселәре килгән. Уйлаганнар да, бер фикергә килеп, кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр: “ Безнең сезгә булышасыбыз килә, шуның өчен без менә бу баганага менеп утырабыз да, урамдагы хәрәкәтне көйләп торабыз”. “Ничек итеп көйлисез?”- дип сораганнар кешеләр. “Ә сез әйбәтләп тыңлап торыгыз?”- дип сораганнар чәчәкләр.
Кызыл чәчәк әйткән:” Мин күземне ачсам, сез туктап калырсыз”. Сары чәчәк әйткән:” Ә мин күземне ачсам, игътибар белән юл аша чыгарга әзерләнерсез”. “ Ә мин күземне ачсам, сез юл аша чыгарсыз” –дигән яшел чәчәк.
Кешеләр чәчәкләр белән килешкәннәр. Аларның сүзләрен тыңларга риза булганнар. Шул көннән башлап урамда светофорлар яна башлаган.
Әкият эчтәлеге буенча сораулар:
-Чәчәкләр нинди төсләрдә булганнар?
-Урамда алар нинди хәл күргәннәр?
-Кызыл ут янганда кешеләр нишлиләр?
-Яшел ут янганда нәрсә була?
-Ә сары ут янса нишләргә кирәк?
Тәрб.Балалар, менә бу – светофор. Аның өч төсле уты бар. Карыйк әле, нинди утлар икән ул? ( кызыл, сары, яшел). Мин кулым белән нинди төсне капладым? Ә хәзер? Дәрес ахырында “Светофор” уены уйнала. Алып баручы өч түгәрәк күрсәтә. Яшел төстә – атлыйлар, сары төстә – кул чабалар, кызыл төстә – тик торалар. Бутаган кеше уеннан чыга бара.
Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна