Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)
Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябыштыру, рәсем, музыка дәресләре арасында бәйләнеш булдыру.
Җиһазлар:Авыл урамы рәсеме, магнитофон язмасында “Авылым урамнары” җыры; татар халкының чәчәк үрнәкләре, бизәлгән өй күренеше, кайчы, төсле кәгазьләр, клей, альбом бите.
Барышы:
Исәнләшү. (Кунаклар белән исәнләшү) Магнитофоннан җыр тыңлау “Авылым урамнары”.
1.Әңгәмә.
- Балалар, уйлап карагыз әле, җыр нәрсә турында?
- Авыл турында, авыл урамнары турында.
- Ә безнең туган авылыбызның исеме ничек? Хәзер хәрберебез үзебез яшә- гән урамны күз алдына китерик (балалар күзләрен йомалар).
- Ни өчен матур безнең урамнар?
- Йортлары зур, матур. Төрлечә бизәлгән.
- Безнең йортлар нәрсәдән салынган?
- Агачтан, таштан салынганнары да бар!
2.Картина буенча эшләү.
- Балалар, игътибар белән бу картинага карагыз әле. Аның йортларына игътибар итик. Алар нинди?
- Биек, матур, төрле төсләргә буялган.
- Авылда йортлар күпме?
- Күп, тезелеп торалар. Урам булып утырганнар.
- Әйе, берсеннән берсе матур йортлар,бер-бер артлы тезелеп, урам барлыкка китерәләр.
3.Бизәлгән йорт рәсеме бунча эшләү.
- Ә хәзер бу рәсемгә игътибар итик. Күңел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларның осталыгы әнә ничек гөл итеп куйган бу йорты. Кешеләр бу йортны бизәүдә нинди бизәкләр кулланганнар? (Татар милли бизәкләре: лалә, кыңгырау, сырлы яфрак ) Бездә үзебез ябыштырачак йортны шул бизәкләр белән бизәрбез, балалар.
4.Эшне аңлату.
а) Өйнең нигезен-кара тасманы-альбом битенең иң астына урталыкка ябыштыру.
б) Башта-йортны, аннары түбә өлешен ябыштыру.
в) Ишек һәм тәрәзәләрне ябыштыру.
г) Таныш милли бизәкләр белән өйнең кайбер өлешләрен бизәү. (Алдан киселгән милли бизәкләр белән балалар йортның үзләре теләгән өлешләрен бизиләр)
5. Мөстәкыйль эш.( булдырмаганнарга булышу ).
6.Анализ уен формасында үтә.
- Балалар, карагыз әле, шул кадәр күп йортлар.Алар барысы бергә нәрсә барлыкка китерә?
- Матур урам.
- Ә без нинди матур авыл урамы уртасында калдык! Сез бу йортларның кайсында яшәр идегез? (балалар үзләренә ошаган йортларны күрсәтәләр, бизәкләре турында сөйлиләр)
- Йортларга капка аша керәләр, шулай бит, балалар? Бездә хәзер сезнең бе- лән “капкалы” уенын уйныйбыз. (Уен “татар халык бию көенә” башкарыла)
Уен барышы:
Уен башланганчы бер бизәкнең исеме атала. “Ачык авыз” булып калган ба-ла шул аталган бизәкне алдан әзерләнгән бизәкләр арасыннан табып күрсә-тә.
- Ә хәзер Азалия үзләренең урамы турында шигырь сөйләп күрсәтер. Тыңлыйк әле, балалар. (Азалия “Безнең урам” дигән шигырь сөйли)
- Рәхмәт сезгә, кадерле балалар. Шундый осталарыбыз булганда, безнең милли сәнгатебез мәңге сүнмәс, сүрелмәс.Сез үсеп җиткәч, безнең туган авылыбыз тагын да матуррак булыр, һәрчак чәчәк атып торыр.
Тема:Авылым урамы.
Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябыштыру, рәсем, музыка шөгелләре арасында бәйләнеш булдыру.
Җиһазлар:Авыл урамы рәсуме, магнитофон язмасында “Авылым урамнары” җире; татар халкының чәчәк үрнәкләре, бизәлгән өй күренеше, кайчы, төсле кәгазьләр, клей, альбом бите.
Барышы:
Исәнләшү. (Кунаклар белән исәнләшү) Магнитофоннан җыр тыңлау “Авылым урамнары”.
1.Әңгәмә.
- Балалар, уйлап карагыз әле, җыр нәрсә турында?
- Авыл турында, авыл урамнары турында.
- Ә безнең туган авылыбызның исеме ничек? Хәзер хәрберебез үзебез яшә- гән урамны күз алдына китерик (балалар күзләрен йомалар).
- Ни өчен матур безнең урамнар?
- Йортлары зур, матур. Төрлечә бизәлгән.
- Безнең йортлар нәрсәдән салынган?
- Агачтан, таштан салынганнары да бар!
2.Картина буенча эшләү.
- Балалар, игътибар белән бу картинага карагыз әле. Аның йортларына игъ- тибар итик. Алар нинди?
- Биек, матур, төрле төсләргә буялган.
- Авылда йортлар күпме?
- Күп, тезелеп торалар. Урам булып утырганнар.
- Әйе, берсеннән берсе матур йортлар,бер-бер артлы тезелеп, урам барлыкка китерәләр.
3.Бизәлгән йорт рәсеме бунча эшләү.
- Ә хәзер бу рәсемгә игътибар итик. Күңел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларның осталыгы әнә ничек гөл итеп куйган бу йорты. Кешеләр бу йортны бизәүдә нинди бизәкләр кулланганнар? (Татар милли бизәкләре: ла- лә, кыңгырау, сырлы яфрак ) Бездә үзебез ябыштырачак йортны шул бизәк- ләр белән бизәрбез, балалар.
4.Эшне аңлату.
а) Өйнең нигезен-кара тасманы-альбом битенең иң астына урталыкка ябыштыру.
б) Башта-йортны, аннары түбә өлешен ябыштыру.
в) Ишек һәм тәрәзәләрне ябыштыру.
г) Таныш милли бизәкләр белән өйнең кайбер өлешләрен бизәү. (Алдан киселгән милли бизәкләр белән балалар йортның үзләре теләгән өлешләрен бизиләр)
5. Мөстәкыйль эш.( булдырмаганнарга булышу ).
6.Анализ уен формасында үтә.
- Балалар, карагыз әле, шул кадәр күп йортлар.Алар барысы бергә нәрсә барлыкка китерә?
- Матур урам.
- Ә без нинди матур авыл урамы уртасында калдык! Сез бу йортларның кайсында яшәр идегез? (балалар үзләренә ошаган йортларны күрсәтәләр, бизәкләре турында сөйлиләр)
- Йортларга капка аша керәләр, шулай бит, балалар? Бездә хәзер сезнең бе- лән “капкалы” уенын уйныйбыз. (Уен “татар халык бию көенә” башкарыла)
Уен барышы:
Уен башланганчы бер бизәкнең исеме атала. “Ачык авыз” булып калган ба-ла шул аталган бизәкне алдан әзерләнгән бизәкләр арасыннан табып күрсә-тә.
- Ә хәзер Азалия үзләренең урамы турында шигырь сөйләп күрсәтер. Тыңлыйк әле, балалар. (Азалия “Безнең урам” дигән шигырь сөйли)
- Рәхмәт сезгә, кадерле балалар. Шундый осталарыбыз булганда, безнең милли сәнгатебез мәңге сүнмәс, сүрелмәс.Сез үсеп җиткәч, безнең туган авылыбыз тагын да матуррак булыр, һәрчак чәчәк атып торыр.
Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна