Альберт Яхин программасы буенча мастер - класс
Альтернатив программа - А. Г. Яхин программасы- нигезендә фикерләүгә өйрәтү, әсәргә анализ ясау ята. Башлангыч сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр дәреслек һәм методик кулланма бер автор тарафыннан төзелә.
“Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.” Галимҗан Ибраһимов.
Әдәби әсәр – әдипнең фикерләү нәтиҗәсе. Димәк, без дәрестә, әдип фикерен анализлап, укучыны фикерләргә өйрәтәбез. “Ә фикерләү үзе ни ул?” дигән сорау куярга тиеш булабыз. Фикерләү - чынбарлыктагы әйберләрне һәм күренешләрне турыдан – туры чагылдырмый. Ничек чагылдыра соң?
Башта тарката, аннары җыя, гадиләштерә, гомумиләштерә, абстракцияли. Әмма охшаш өлешләрне җыю, гомумиләштерү, аннары абстракцияләү өчен дә сыналган алымы бар.
Автор: Хабибуллина Гульзира Замиловна