3 нче сыйныфта “Әдәби уку” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Максат
Укучыларда әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.
Бурычлар:
-белем алу күнекмәләре булдыру:әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү; иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртү
-алган белемне куллана белү: әдәби әсәрләрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан, геройларның язмышларыннан үрнәк, гыйбрәтләр ала белү; үзең өчен нәтиҗәләр ясау; тормышта үз урыныңны таба белү, дөрес һәм гадел максатлар кую; әдәбиятның матурлыгын, хис- кичерешләр байлыгын танып, кичнреп, рухи дөньяңны баету.
-мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү.
-әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,
яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.
Автор: Гайфуллина Гильсина Махмутовна