Главная / Дошкольное образование / Рисование

Рәсем түгәрәге буенча эш программасы

Скачать
499.64 КБ, 1421095.docx Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна, 9 Фев 2016

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы»

Тәрбияче: Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызы

“Салават күпере” исемендәге түгәрәкнең эш программасы

Аңлатма язуы

Рәсем сәнгате балаларга төрле яклап үсәргә мөмкинлек бирә.Балаларны үзенә тарта, аларны сөендерә, төрле кызыклы эшләр эшләргә өйрәтә.

Рәсем ясарга өйрәнү ул әле карандаш белән кәгазь битен чуарлау гына түгел, моның өчен уйлап чыгарырга, хыялланырга, күзәтә һәм күрә белергә дә ки- рәк. Шул вакытта гына безнең алда төсләр дөньясының серләре ачылып китәр.Тиздән рәсем ясау өчен күп төрле чаралар барлыгын белербез һәм аларны кулланырга өйрәнербез. Карандаш, акварель буяулар, акбур белән рәсем ясауның әллә ничә төрле ысулы барлыгын белербез.Матур-матур рәсемнәр ясарга өйрәнеп була. Бу эштә безгә әлеге программа ярдәмгә килер.

Сәлам, яшь рәссам!

Син беренче тапкыр кулларыңа пумала, карандаш алдың, матур һәм ачык төсләрне күрдең.

Хәзер инде бик күп сорауларга җавап табасың киләдер. Карандаш һәм пумаланы ничек тотсаң дөрес булыр? Буяулар һәм башка рәсем ясау чараларын ничек кулланырга?

Рәсем ясарга керешкәнче, иң беренче итеп, эш урынын әзерләргә кирәк. Рәсем ясаганда һәрвакытта да арка туры булырга тиеш, төз утырып , кулларны алга сузып эшләргә кирәк. Карандашны уртасыннан әз генә өстәрәк урта, имән һәм баш бармак белән тотарга кирәк. Бетергеч йомшак һәм сыгылмалы булырга тиеш.

Эш программасының

максаты:

· Балаларны мөстәкыйль рәвештә үзләре теләгән рәсемне ясарга өйрәтү;

· Карандаш, краска, пумала, альбом белән аккуратно эшләргә күнектерү;

· Эшләгән вакытта берьюлы берничә төсне кулланып эшләүне камилләштерү;

· Төсләр белән эшләгәндә пумаланы аккуратно һәм чиста итеп юарга, артык суын салфетка белән сөртеп алырга күнектерү;

· Куллар, уч төпләре,бармаклар белән чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү;

· Төсләрне танып белүне ныгыту;

· Рәсем сәнгатенә кызыксыну, мәхәббәт хисе тәрбияләү һ.б.

Эш программасының эчтәлеге

п/п

Тема

Программаның эчтәлеге

Материал

1.

“Карандаш һәм кәгазь белән танышабыз”

Балаларны карандаш белән рәсем ясарга күнектерү,карандашны кысмыйча тотып кәгазь бите буенча дөрес йөртү күнекмәләрен камилләштерү.Балаларның игътибарын биттә калган эзләргә юнәлтү, бармаклар белән шул эзләр буенча йөртеп карау. Рәсем ясауга кызыксыну уяту.

Альбом бите, төсле карандашлар

2.

“Яңгыр ява”

Балаларны тирә-якта күзәткәннәрне альбом битендә күрсәтә, ясый белергә күнектерү.Кыска-кыска сызыклар белән яңгыр яуганны ясауны булдыру.Эшләгән эшләренә соклану хисе тәрбияләү.

Альбом бите, акварель буяулары

3.

“Төрле төстәге яфраклардан келәм ясыйбыз”

Эстетик күзаллауларын үстерү. Балаларны пумаланы дөрес тотарга, суга манып алып, артык су тамчыларын сыгып алырга күнектерү.Пумаланы авыштырып яфраклар ясау.“Көзге урман” (УМК) картинасына таянып көзге келәм ясауларына ирешү.

УМК картинасы, краска, пумала, су савыты, салфетка

4.

“Фил һәм жираф” (куллар белән)

Балаларны уч төбенә төсле буяулар буяп рәсем ясау алымы белән таныштыру. Филгә борын , ә жирафка койрык белән аяклар ясау. Бер уч төбен сарыга,икенсесен зәңгәргә буяп рәсемне ясап бетерәбез.

Төсле буяулар, фил һәм жираф уенчыклары, су савыты, үрнәк эш, пумала, салфетка

5.

“Күңелле күбәләкләр” (уч төпләре белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төпләрен бергә куеп альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган рәсемнәр ясап күбәләкләрне матурлыйбыз.

Күбәләк рәсемнәре (УМК буенча),к акварель краска, салфетка, су савыты

6.

“Камкалар” (бармаклар белән)

Бармак очларын буяуга манып әзер рәсемгә тамгалар төшерәбез.Ясаган рәсемне үз теләгебез буенча тулыландырабыз.

“Камка” рәсемнәре, пумала,төсле буяулар, салфетка

7.

“Төсле йомгаклар”

Фломастерлар белән йомгаклар ясыйбыз. “Песи һәм песи балалары” (УМК) картинасына таянып йомгакларны чагыштырабыз.

УМК картинасы, йомгаклар, песи уенчыгы, фломастерлар

8.

“Бик матур рәсем яса” (балалар теләге буенча)

Балаларга үзләре теләгән рәсем ясарга өйрәтү. Балаларның фикерләрен тыңлау. Аларга эшләргә ярдәм итү.

Төсле буяулар

9.

“Матур,биек баскыч”

Горизонталь һәм вертикаль сызыклар сызарга кулларны күнектерү. Үз эшләренә соклану хисе тәрбияләү. Фломастерлар белән дөрес эшләүне ныгыту.

Фломастерлар, ак битләр, баскыч рәсеме

10.

“Серле яхта” (куллар белән)

Балаларның уч төбенә төсле буяулар буяп рәсем ясауны ныгыту. Чиста эшләүләренә ирешү.

Акварель буяулар, ак битләр, үрнәк эш,салфетка

11.

“Гөмбәле яңгыр” (бармаклар белән)

Гөмбәләр турында әңгәмә үткәрү, рәсемнәр карау. Үз фантазияләрен үстерергә мөмкинлек бирү. Соклану хисе тәрбияләү.

УМК рәсемнәре, муляжлар, гуашь, салфетка, су савыты

12.

“Серле чәчәк” (бармак белән)

Бармак очларын буяуга манып әзер рәсемгә тамгалар төшерәбез.

Әзер рәсемнәр, төсле гуашьлар, салфетка, су савыты

13.

“Көнбагыш” (уч төбе белән)

Балаларны уч төбенә төсле буяулар буяп рәсем ясауны ныгыту. Чиста эшләүләренә ирешү.

Көнбагыш рәсеме, акварель, ак битләр

14.

“Колын” (уч төбе белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төпләрен бергә куеп альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган өлешләрен ясап колынны матурлыйбыз.

Колын, ат рәсемнәре, акварель буяулар, үрнәк эш, салфетка, су савыты

15.

“Әкәм-төкәмнәр прогулкага чыкканнар” (уч төбе белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм учны альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган өлешләрен ясап, матурлыйбыз.

Төсле акварель буяулар, үрнәк эш, әзер эшләр

16.

“Чәчәкле алан” (бармак белән)

Әзер рәсемгә бармаклар белән тамгалар төшерәбез, матурлыйбыз.

УМК рәсеме, әзер рәсемнәр,төсле буяулар, салфетка

17.

“Аю баласы җиләк аланында” (бармак белән)

Әзер рәсемгә бармаклар белән тамгалар төшерәбез, матурлыйбыз.

УМК рәсеме, әзер рәсемнәр,төсле буяулар, салфетка

18.

“Керпе уңыш җыя” (бармак белән)

Керпегә бармаклар белән энәләр ясыйбыз. УМК буенча “Керпе туны” әкияте буенча рәсем ясау

Керпе уенчыгы, УМК буенча рәсемнәр,төсле буяулар,салфетка

19.

“Диңгезгә сәяхәт”(куллар белән)

Кит белән сәяхәткә чыгу өчен диңгезгә дулкыннар ясыйбыз. Төсләрне бер-берсенә кушып төсләр ясарга өйрәнәбез. Эшне чиста эшләргә күнектерү.

Рәсемнәр, төсле гуашьлар, салфетка, үрнәк эш, әзер эшләр

20.

“Күңелле чеби” (куллар белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төпләрен бергә куеп альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган өлешләрне ясап, матурлыйбыз

Чеби уенчыклары, рәсемнәр, буяулар, салфетка, су савыты

21.

“Матур салфетка” (куллар белән)

Квадрат формага бармаклар белән рәсемнәр ясау. Чиста эшләүләрен булдыру. Эшләренә соклану хисләре тәрбияләү.

Әзер квадрат формалар, төсле буяулар, салфетка, су савытлары

22.

“Ишегалдында” (уч төбе белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төбен альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган өлешләрне ясап, матурлыйбыз

Ишегалды рәсеме, буяулар, салфетка, үрнәк эш, сулы савытлар

23.

“Осминог” (уч төбе белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төпбен альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган өлешләрен ясап матурлыйбыз

Су асты рәсемнәре, үрнәк эшләре, гуашьлар, салфетка, ак битләр, су савытлары

24.

“Тиеннәр чикләвек җыялар” (куллар белән)

Агачтан-агачка сикереп йөрү өчен тиеннәргә койрыклар ясыйбыз. Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төбен альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган өлешләрен ясап матурлыйбыз

Әзер тиен рәсемнәре, төсле буяулар, салфетка

25.

“Ярдәмчел сыер” (куллар белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төбен альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган рәсемнәр ясап матурлыйбыз

Йорт хайваннары рәсемнәре,буяулар

26.

“Бу кемнең өе?” (куллар белән)

Әзер өй рәсеменә бармак очлары белән басып чыгабыз,килеп чыккан рәсемгә фломастер, карандашлар белән калган өлешләрен ясап матурлыйбыз

Әзер өй рәсемнәре, фломастерлар, карандашлар, төсле буяулар, салфетка, сулы савытлар

27.

“Кояш яктырта”

Балаларны тирә-якта күзәткәннәрне альбом битендә күрсәтә, ясый белергә күнектерү.Кыска-кыска сызыклар белән кояш ясауны камилләштерү.Эшләгән эшләренә соклану хисе тәрбияләү

Ак битләр, төсле буяулар, салфетка, сулы савытлар

28.

“Карга төренгән агачлар”

Агачкка бармаклар белән карлар яуганны ясыйбыз.Чиста, төгәл эшләүләренә ирешү.

Ак битләр, төсле буяулар, салфетка, сулы савытлар

29.

“Яулыклар җилдә җиллиләр, кибәләр”

Геометрик фигураларны искә төшерү. Төрле кулъяулыклар ясау,аларны бизәү.Чиста эшләүләрен булдыру.

Ак битләр, төсле гуашь буяулары, салфетка, сулы савытлар

30.

“Матур поезд”

Турыпочмаклык формасыннан поезд ясарга өйрәтү.Чиста эшләүләренә ирешү. Карандашны дөрес тотуны ныгыту.

Ак битләр, төсле гуашь буяулары, салфетка, сулы савытлар

31.

“Тузганак”

Табигатьтәге үзгәрешләрне кәгазь битендә күрсәтә белүне камилләштерү.Краска белән эшләү алымнарын ныгыту.

Ак битләр, төсле акварель буяулары, салфетка, сулы савытлар

32.

“Төнге күктә йолдызлар һәм ай” (куллар белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төбен альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган өлешләрен ясап матурлыйбыз

Әзер эшләр, төсле гуашь буяулары, салфетка, сулы савытлар

33.

“Тәва кошы” (уч төбе белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төбен альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган рәсемнәр ясап матурлыйбыз

Ак битләр, төсле акварель буяулары, салфетка, сулы савытлар

34.

“Таң ата” (бармаклар белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төбен альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган рәсемнәр ясап матурлыйбыз

Әзер эшләр, төсле гуашь буяулары, салфетка, сулы савытлар

35.

“Кечкенә тигр баласы” (бармаклар белән)

Уч төпләрен краска белән буяуга манабыз һәм уч төбен альбом битенә басабыз, килеп чыккан рәсемгә бармаклар белән калган рәсемнәр ясап матурлыйбыз

Әзер эшләр, төсле гуашь буяулары, салфетка, сулы савытлар

36.

“Без рәсем ясарга яратабыз”

Балаларның үз теләкләре белән рәсем ясауларына ирешү. Иптәшләре эшенә кызыксыну тәрбияләү.

Ак битләр, төсле акварель буяулары, салфетка, сулы савытлар

Кулланылган әдәбият

1. “Рәсем ясарга өйрәнәбез”,Э.Т.Нигъматуллина / Казан ,Татарстан китап нәшрияты, 2010.

2. “Рисуем пальчиками”, Д.Гончарова, / Москва, ООО Хатбер-пресс, 2010.

3. “Рисуем ручками”, Д.Гончарова, / Москва, ООО Хатбер-пресс, 2010.

4. “Рисуем ладошками”, Д.Гончарова, / Москва, ООО Хатбер-пресс, 2012.

5. “Изобразительная деятельность в детском саду”, Т.С.Комарова / Москва, Мозаика-синтез, 2015.


Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Рәсем түгәрәге буенча эш программасы Мирзагитова Гульсия Рисуновна 9 Фев 2016
документ "Туган тел" түгәрәге эш программасы. Мингазова Гульназ Маратовна 15 Окт 2015
документ Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Гильфанова Райхана Раисовна 3 Мая 2015
документ 9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы Шарифуллина Галина Петровна 20 Мар 2015
разное 6 сыйныф рус төркеменә татар теленнән Р.Хәйдарова дәреслеге буенча эш программасы Ибрагимова Фидания Ракиповна 20 Мар 2015
документ 6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы Шарифуллина Галина Петровна 20 Мар 2015
документ 7 нче сыйныф татар әдәбияты буенча эш программасы Закирова Алсу Салиховна 20 Мар 2015
документ 2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы Хусаенова Рамзия Рауфовна 1 Апр 2015
документ 4 нче сыйныфта “Технология” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе) Гайфуллина Гильсина Махмутовна 14 Ноя 2015
документ 3 нче сыйныфта “Технология” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе) Гайфуллина Гильсина Махмутовна 14 Ноя 2015
документ 3 нче сыйныфта “Математика” фәне буенча эш программасы Гайфуллина Гильсина Махмутовна 19 Окт 2015
документ 3 нче сыйныфта “Әдәби уку” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе) Гайфуллина Гильсина Махмутовна 13 Ноя 2015
документ 4 нче сыйныфта “Әдәби уку” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе) Гайфуллина Гильсина Махмутовна 13 Ноя 2015
документ 4 нче сыйныфта “Математика” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе) Гайфуллина Гильсина Махмутовна 14 Ноя 2015
документ 3 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе) Гайфуллина Гильсина Махмутовна 14 Ноя 2015
документ 4 нче сыйныфта “Музыка ” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе) Гайфуллина Гильсина Махмутовна 14 Ноя 2015
документ 4 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе) Гайфуллина Гильсина Махмутовна 14 Ноя 2015
документ 4 нче сыйныфта “Әйләнә-тирә дөнья” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе) Гайфуллина Гильсина Махмутовна 18 Ноя 2015
документ 3 нче сыйныфта “Әйләнә-тирә” фәне буенча эш программасы Гайфуллина Гильсина Махмутовна 6 Фев 2016
документ 4 нче сыйныфлар өчен сынлы сәнгать фәне буенча эш программасы Лилия Фанавилевна Гизатуллина 18 Янв 2016
документ җырлыйк әле түгәрәге программасы Шигапова Лейсан Мансуровна 30 Мар 2015
документ "Кызыклы грамматика" түгәрәге эш планы Гарипова Лейсан Котдусовна 31 Мар 2015
документ ОРКСЭ эш программасы Сафина Резеда Рашатовна 30 Мар 2015
документ эш программасы математика Биктимерова Диля Вазировна 30 Мар 2015
разное 2 һәм 3 сыйныфлар өчен эш программасы Насибуллина Айгуль Ринатовна 31 Мар 2015
разное 2 һәм 3 сыйныфлар өчен эш программасы Насибуллина Айгуль Ринатовна 31 Мар 2015
разное 2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ Гатауллина Гульназ Рахимановна 31 Мар 2015
разное 2 сыйныф татар теленнән эш программасы ПНШ Гатауллина Гульназ Рахимановна 31 Мар 2015
разное Эш программасы Мустафина Ильгамия Мингалиевна 31 Мар 2015
документ математикадан эш программасы Ганиева Люция Фаесхановна 6 Апр 2015
документ Эш программасы Салихова Гузалия Гависовна 26 Окт 2015
документ Математикадан эш программасы Курбангалиева Миляуша Назировна 14 Ноя 2015
документ эш программасы Зайнуллина Гульсеяр Камилевна 8 Дек 2015
документ "Яшь журналист" түгәрәге программасы Сафина Зульфия Ирековна 20 Мар 2015
документ “Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен) Рамазанова Розалия Гарифулловна 31 Мар 2015
документ Авторлык программасы. "Иҗат түгәрәге" Сиякина Нәфисә Равил кызы 2 Мар 2016
документ Рәсем ясау һәм дөрес туклану буенча шөгыль конспекты: «Яшелчәле аш». Хуснутдинова Гулия Хайдаровна 31 Окт 2015
документ Альберт Яхин программасы буенча мастер - класс Хабибуллина Гульзира Замиловна 20 Мар 2015
документ Р.З.Хайдарова программасы буенча дәрес шаблоннары Хуснетдинова Алевтина Арсентиевна 2 Мар 2016
документ "эш программасы Мирзаянова Лүзия Хабибяновна 20 Мар 2015