Главная / Начальные классы / Разное

Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы

Скачать
62.13 КБ, 1381859.docx Автор: Лилия Фанавилевна Гизатуллина, 18 Янв 2016

Аңлатма язуы

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән

А.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә төзелде. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Әдәбият» дәреслек-хрестоматия белән тәэмин ителгән. Авторы: А.Г.Яхин. Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган концепциягә нигезләнеп эшләнде.

4 нче сыйныфта еллык тема: сүрәтләү алымнары. Татар әдәбиятын башлангыч сыйныфларда үстерешле укыту программасы дәреслек эчтәлеген тамырдан үзгәртә.Темаларга аңлатма бирелә, кагыйдәләрнең нинди теория элементы булуы күрсәтелә.

Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:

1. Тиз, аңлап, дөрес итеп укырга өйрәтү;

2. Балаларны ашыкмыйча, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;

3. Балаларның активлыгын үстерү;

4. Уй - фикерен ачык итеп әйтү өчен тема белән кызыксынырга, уку мәсьәләсен чишәргә өйрәтү;

5. Уйлау алымнарына өйрәтү һәм үз уен теләп әйтеп бирергә күнектерү

«Әдәби уку» фәненең максатлары:

− татар әдәбияты хакында беренчел күзаллау булдыру;

− әдәби әсәрләрне дәрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

− әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белен сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

− мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру;

− белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади , логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.

Бурычлары:

Әдәби уку-укыту методик комплекты түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыклары белән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.

Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң — синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән,дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать — серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлекләренә дәреслек-хрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр»,«Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкеле хәлләр сере» бүлекләре туры килә.

Әдәби уку курсының төп этик бурычлары:

Әхлак, экология, ватанпәрвәрлык мәсьәләләре дәреслектә турыдан-туры үгет – нәсихәт бирү, махсус кертү юлы белән хәл ителми, ә бәлки баланың табигать, тормыш-көнкүреш һәм яшәү тәҗрибәсенә нигезләнеп хәл ителә. Әдәби уку курсында яхшы булырга, комсызланмаска, көйсезләнмәскә, ялкауланмаска, әләкләшмәскә, өлкәннәргә һәрвакыт булышырга, яхшы укырга дигән төшенчәләр турыдан-туры бирелми, ә бәлки әдәби әсәрләр укып, кирәклене эзләп табып,чагыштырып тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бала үзе нәтиҗә ясый. Укучы беренчел билгеләргә генә карап ашыгыч нәтиҗә ясамаска, дөньяның бик катлаулы икәнлеген аңларга өйрәнә. Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдында җаваплылык хисләре коры сүзләр аша гына бирелми. Туган як табигатенә соклану, халыкның үткән тарихы белән горурлану, Ватанның тарихи һәйкәлләренә хөрмәт,туган телнең бихисап мөмкинлекләренә гаҗәпләнү, тарихи шәхесләргә тиңләшергә теләү хисләре аша күрсәтү.

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр:

- туган илгә карата шәхси караш булдыру;

- чын кеше сыйфатлары булдыру;

- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

- рухи-әхлакый идеалларына китерү.

- олылар белән хезмәттәшлек;

- аралашу культурасы күнекмәләре .

Метапредметлы нәтиҗәләр:

- аң -белем үстерү;

- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

- логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Предметлы нәтиҗәләр:

- Россиядә күп милләт халыкларының төшенчәсен бирү;

- татар теленең төп төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

- бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләре формалаштыру;

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Танып- белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектәориентлашабелү;

- шартлыбилгеләрнеңтеленбелү;

- рәсемһәмсхемаларнигезендәбиремнәрүтәү;

- төпбилгеләрнеаерыпалунигезендәкагыйдәформалаштыру;

- материальобъектларкулланыпбиремнәр үтәү;

- дәреслекһәммөстәкыйльэшдәфтәрендәгемәгълүматларбеләнэшлибелү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрнеистәтотыпгамәлләркылу;

- гамәлләрнеталәпителгәнвакыттабашлауһәмтәмамлау;

- үзэшчәнлегеңнеконтрольгәалу, биремнеүтәүнеңдөреслеген тикшерү;

- тормыштәҗрибәсенкуллану;

- эшләнгәнэшнеңсыйфатынһәмдәрәҗәсенбилгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслекгеройларына, күршеңәярдәмитүдәтанып-белүинициативасыкүрсәтү;

- үзуңышларың/уңышсызлыкларыңтурындафикерйөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үзэшчәнлегенеңнәтиҗәләреняхшыртугаихтыяҗформалаштыру;

- мәгънә барлыккакитерү («Минем өченмоныңниндимәгънәсеһәмәһәмияте бар?» - дигәнсорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру;

- уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;

- партнёрның нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аңлаешлы сөйләм төзергә, сораулар бирү;

- партнёрның эш-гамәлләрен контрольгә алу;

- сөйләмнең диалог формасын үзләштерү.


Автор: Лилия Фанавилевна Гизатуллина
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Татар мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы Лилия Фанавилевна Гизатуллина 18 Янв 2016
документ 4 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы Валиева Рузиля Ясировна 20 Мар 2015
документ Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Ширеева Алсу Сагитовна 1 Мая 2015
документ 2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы. Хайбуллина Гульназ Марказовна 19 Дек 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәби укудан эш программасы Абдукаева Гулия Габделхаевна 20 Мар 2015
документ 2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы Хайбуллина Гульназ Марказовна 19 Дек 2015
документ 1 нче сыйныф татар төркеме өчен әдәби укудан эш программасы Шарафеева Рамия Анасовна 9 Дек 2015
документ Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен укудан эш программасы Ширеева Алсу Сагитовна 8 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 31 Мар 2015
документ 3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Валиуллина Фардия Рафисовна 31 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Султанова Гульнара Сереновна 15 Дек 2015
документ 3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Султанова Гульнара Сереновна 15 Дек 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 4 Апр 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 4 Апр 2015
документ Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы. Гимадиева Диляра Ширияздановна 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
документ 3 нче в сыйныфы өчен әдәби уку фәненнән эш программасы Шарипова Замиля Наилевна 26 Июн 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
документ 1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы Урманчеева Розалина Эльбрусовна 15 Окт 2015
документ 1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы. Хайбуллина Гульназ Марказовна 19 Дек 2015
документ Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Габидуллина Ландыш Умитовна 2 Мар 2016
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Хасанова Нурлися Фирдусовна 2 Мар 2016
документ 1 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме) Заляева Алсу Мансуровна 20 Мар 2015
документ 3 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме) Заляева Алсу Мансуровна 20 Мар 2015
документ Әдәби укудан 4 сыйныф өчен эш программасы Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна 20 Мар 2015
документ 1-4 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы (рус төркеме) Ваганова Альбина Ильсуровна 7 Дек 2015
документ 4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест Татар теле укытучысы Гаскәрова Ләйсән сайты 16 Ноя 2015
документ 4 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан дәрес планы Галиева Минзифа Халимовна 8 Дек 2015
документ Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы Ширеева Алсу Сагитовна 1 Мая 2015
документ 4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
документ Тарихи сүзләр, архоизмнар, неологизмнар.(Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен Бикбова Венера Минсалиховна 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Гарипова Рузиля Салихзяновна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Сираева Резеда Хайдаровна 20 Мар 2015
документ Татар теленнән 3 нче сыйныф өчен эш программасы Заляева Алсу Гумеровна 31 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Валиуллина Фардия Рафисовна 31 Мар 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015
документ 2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Иблиева Резеда Идаиловна 20 Апр 2015