Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Әдәби укудан 4 сыйныф өчен эш программасы

Скачать
171 КБ, 305665.doc Автор: Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна, 20 Мар 2015

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты”.
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.
  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы.
  • “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (1-11 нче сыйныфлар) – Казан: Тат.кит.нәшр., 2011.
  • “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2011.
  • Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган региональ базис укыту планы.
  • Әлмәт шәһәре автоном муниципаль белем бирү учреждениясе “16-нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең укыту планы.
  • Мәктәпнең эш программалар нигезләмәсе.
  • Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

    Әдәби укуның максаты һәм бурычлары:

  • татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;
  • әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;
  • текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;
  • әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;
  • мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;
  • татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;
  • укучыларның мантыйклы һәм иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;
  • әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;
  • дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү һ.б.
  • Программада барысы 64 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында әдәби уку атнага 2 сәгать, барысы 34 атна, ел буена 68 сәгать каралган. Уку елы барышында бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. “Татар әдәбиятыннан гомуми төп белем бирүнең дәүләт стандарты”на нигезләнеп түбәндәге темалар әдәби уку эчтәлегенә кертелде: Н.Әхмәдиев “Тәрбияле малай”, Х.Туфан “Туган тел”, Һ.Такташ “Тәүфыйклы песи”, “Пи-би-бип”, Х.Вахит “Наратлыдан Каенсарга...”, Татар халык әкиятләре “Камыр батыр”, “Зөһрә кыз”, Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы”.

    Программаның эчтәлеге

    Эчтәлек

    Сәгать саны

    Үрнәк

    программасы

    буенча

    Эш программасы буенча

    Табигать һәм без

    15

    12

    Озын-озак балачак

    15

    12

    Тәрҗемә әсәрләр

    12

    9

    Шигьрият

    12

    9

    Халык авыз иҗаты

    10

    9

    Класстан тыш уку

    7

    Бәйләнешле сөйләм үстерү

    10

    Барлыгы

    64

    68

    4 сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

    Уку техникасы

    Аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку. Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлегенә тирәнрәк төшенү.

    Әдәби текст белән эшләү

    4нче сыйныфны тәмамлаганда, укучы:

  • текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белергә;
  • аерым кисәккә исем куя белергә;
  • текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белергә;
  • укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белергә;
  • балалар тормышына якын әсәрләрне мөстәкыйл рәвештә дәвам итә белергә тиеш.
  • Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

    Хикәяләр, андагы вакыйгалар бирелеше. Персонажларның холкына, эш-гамәлләренә бәя бирү. Шигыр, хикәя, әкият, мәзәк һ.б. анрларны аера (таный) белү.

    Халык авыз иҗаты. Аның төрләре турында алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне гомумиләштерү, системага салу.

    Әдәп-әхлак темасына багышланган әсәрләрдән яхшы сыйфатларны сайлап ала белү, шулар үрнәгендә үзеңне тәрбияләү һәм үзеңә бәя бирә алу.

    Сөйләм үстерү

  • һәр зур бүлектән соң сөйләм телен үстерү максатында әңгәмә уздыру өчен якынча темалар бирелә, укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү – диалог оештыру;
  • укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар сайлау;
  • текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;
  • иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү һ.б.;
  • газета-журналларга күзәтү дәресләре үткәрелә, эшлекле уеннар уздырыла;
  • әдәби текстның теле укучылар өчен төп материал ролен үти, әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү.
  • Укыту – методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

    Укытучы өчен:

    1.Дәреслек. Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова. – Казан: Мәгариф, 2009.

    2.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. / Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000.

    3.Газета-журналлар.

    Укучы өчен:

    1.Дәреслек. Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова. – Казан: Мәгариф, 2009.

    2.Электрон китаплар.

    3.Газета-журналлар.


    Автор: Набиуллина Назлыгуль Фаляхутдиновна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован