ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.
2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.
3.Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.
4.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
5.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
6.Белем бирү учреждениесенең базис укыту планы. белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына белем бирү программасы.
7.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.
8.Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, 2014 ел. Төзүче-авторлары: 8 сыйныф Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова;
9.Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының 1 нче номерлы беркетмәсе 19.08.2014.
Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программа”сына (Казан, 2014) нигезләнеп төзелде. Мәктәпнең укыту планында дәресләр саны 34 сәгать кенә булганлыктан, (программада 68с) ике тапкырга кыскартылды. Шул сәбәпле, әсәрләрне өйрәнү- 28, ДТУ-3, БСҮ-3 сәгатькә бүленде. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны бермә- бер киметелде. Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 8 сәгать вакыт, яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә. Сочинениеләр татар теле дәресендә языла. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.
8 нче сыйныфта әдәби иҗат; язучы стиле өйрәнелә; әдәби әсәргә анализ тарих, чор үзенчәлекләре аша алып барыла. Программа укучыларны, теоретик төшенчәләрне үзләштереп, әдәби әсәрне сүз сәнгате һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак кабул итәргә әзерли. Әдәби теоретик төшенчәләрне үзләштерү мәктәп балаларыныӊ телдән һәм язма сөйләмен, иҗади сәләтләрен үстерә, әсәрләрнеӊ эстетик кыйммәтен мөстәкыйль бәяли алырлык китап укучы тәрбияли. Әдәби әсәрләрне тулысынча уку күздә тотыла, зур күләмле әсәрләр кыскартып бирелсә дә, эчтәлек сөйләү аша, сюжетны укучыларга җиткерү максаты куела.
Шуннан чыгып 8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүгә түбәндәге максатлар куелды:
Эш программасын төзүдә кулланылган дәреслек:
Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия/ А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Ә. Ганиева, А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Мәгариф, 2006.
Программаныӊ эчтәлеге .
Сәгатьләр саны:
Укыту планында - 34 сәг.
Эш планында – 34 сәг.
Атнага – 21сәг.
БСҮ – 3
ДТУ – 3.
Программаныӊ тематик бүленеше:
Сәнгать төре буларак әдәбият.
Мөхәммәдьяр, тәрҗемәи хәле. «Нәсыйхәт» шигыре.
Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.
Сөйләм үстерү. Төп образларга характеристика язу.
М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.
XX гасыр башы әдәбияты.
Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт», «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре.
Ш.Камалның «Буранда» хикәясе.
Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.
Сөйләм үстерү. Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә бәя .
Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе.
Һади Такташның «Алсу» поэмасы.
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.
К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.
Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.
Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик повесте.
Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте.
Миргазиян Юныс “Биектә калу” (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”) повесте.
Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Як ты моң”, һәм кыска шигырьләре.
Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе.
Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.
Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре.
Эш программасында шулай ук гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның әдәбияттан белем һәм осталык күнекмәләрен бәяләү нормалары, укучыларныӊ уку елы башында һәм уку елы ахырында формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләре күрсәтелде.
Автор: Прокопьева Татьяна Ильинична