ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
2.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
4.Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы, Казан, 2014
Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программа”сына (Казан, 2014) нигезләнеп төзелде. Мәктәпнең укыту планында татар әдәбиятына 68 сәгать бирелгән. Эш программасы да шуңа исәпләп төзелде. Шуның 4 се класстан тыш уку өчен, 8 е бәйләнешле сөйләм үстерү (4 сочинение) өчен бирелде.
5 нче сыйныфта халык авыз иҗаты, аның жанрлары; халык авыз иҗатының әдәбият белән бәйләнеше, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы; әдәби әсәрдәге образлылык; язучылар, шагыйрьләрнең иҗатлары белән беррәттән әдәбият теориясе дә өйрәнелә, алар программа эчтәлегендә күрсәтелде. Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аӊлата алуга зур игътибар бирелде.
Программа укучыларны, теоретик төшенчәләрне үзләштереп, әдәби әсәрне сүз сәнгате һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак кабул итәргә әзерли. Әдәби теоретик төшенчәләрне үзләштерү мәктәп балаларыныӊ телдән һәм язма сөйләмен, иҗади сәләтләрен үстерә, әсәрләрнеӊ эстетик кыйммәтен мөстәкыйль бәяли алырлык китап укучы тәрбияли. Шуннан чыгып 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүгә түбәндәге максатлар куелды:
Эш программасын төзүдә кулланылган дәреслек:
Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова; (рәссам Светлана Ибраһимова). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175 б.: рәс.б-н.
Программаныӊ эчтәлеге .
Сәгатьләр саны:
Укыту планында - 68 сәг.
Эш планында – 68 сәг.
Атнага – 2 сәг.
БСҮ – 8
ДТУ – 4.
Үзләштерелергә тиешле төп бүлекләр:
I.Халык авыз иҗаты.
Әкият.
Халык авыз иҗатында җыр жанры.
Халык авыз иҗатында кыска жанрлар.
Бәет.
Риваять һәм легендалар.
II.Әдәби әкиятләр.
Г.Тукай.
Җ. Тәрҗеманов.
Ә. Фәйзи.
Р. Батулла.
Ф. Яруллин.
III.Әдәби жанр.
Хикәя.
Мәсәл.
IV.Шигърият.
Г. Тукай.
Ш. Галлиев.
Эш программасында шулай ук гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның әдәбияттан белем һәм осталык күнекмәләрен бәяләү нормалары, укучыларныӊ уку елы башында һәм уку елы ахырында формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләре күрсәтелде.
Автор: Прокопьева Татьяна Ильинична