Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.
Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнең башлангыч күнекмәләре үстерелә һәм балада язма сөйләм формалаша башлый. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучының ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч роль уйный. башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфында укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль турында башлангыч мәгълүмат алалар. Балалар сөйләм берәмлеге буларак җөмлә турында төшенчә ала, терминнарны әйтмичә генә, җөмләдәге баш кисәкләрне, өстәмә предметны белдергән сүзләрне һәм ярдәмче сүзләрне табу һәм урынын билгеләү кебек эш төрләренә өйрәнә. Дәресләрдә җөмләләрне төрле тавыш белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре булдырыла.
Автор: Гимадиева Диляра Ширияздановна