2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы
Әдәби укудан эш программасы
2 нче сыйныф
(70 сәг.)
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы, 1-11 сыйныфлары (татар балалары өчен),» на нигезләнеп төзелде. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Эш программасы структурасы
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән
Эш программасының эчтәлеге
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм анны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандарта эшлекле дип атала. Эшлекле – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. алу гамәлләрнең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Гомуми бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат, ягъни телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында бирү һәм күнекмәләрне үстерү, укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.
Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.
Әдәби укуны укытуның максатлары:
матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең җанры, персонажы турында күзаллау булдыру;
уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;
дөрес һәм бәйләнелешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәту
укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;
дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру.
Программада 2 нче сыйныфта әдәби укудан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик план ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар. – Казан: « Татарстан китап нәшрияты», 2011) нигезендә төзелде.
Укыту планы гамәлдәге базис план буенча 64 сәгать исәбеннән төзелде. 4 сәгать кабатлауга, 2 сәгать сыйныфтан тыш укуга өстәлде.
Автор: Хайбуллина Гульназ Марказовна