рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10нчы сыйныфы өчен тематик план
Дәреслек: Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10нчы сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2009.
Соңгы елларда республикада татар әдәбиятын куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар әдәбиятын өйрәтүнең максатын тәшкил итә.
Русмәктәбендә татар әдәбиятын өйрәтүдә төп бурыч – программа таләп иткән сүзлек һәм грамматик минимумын сөйләмдә урынлы һәм дөрес куллануга ирешү.
Татар әдәбияты дәресләрендә укучылар бирелгән сөйләмне дөрес кабул итәргә, сөйләмдә катнашырга (диалогик сөйләм), күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләргә (монологик сөйләм), татарча текстларны укырга һәм аңларга, шулай ук грамоталы уку күнемәләренә ия булырга тиешләр.
Автор: Ахметова Гузалия Исламовна