Сөйәм телен үстерү
Сөйәм телен үстерү шөгыленең эшләнмәсе.
Тема:”Көз.Яфраклы һәм ылыслы агачлар.”
Максат:Балаларның агачлар турындагы белемнәре үсеше.
Бурычлар: 1. Балаларның яфраклы һәм ылыслы агачлар турындагы күзаллауларын камилләштерү,сүзлек запасын арттыру,активлаштыру.
_”Ә”,”чөнки” теркәгечләре белән ясалган катлаулы җөмләләр төзү;
яфраклы агачлар белән ылыслыларын аера белү күнекмәләрен ныгыту;
сөйләм телен хәрәкәтне,билгене белдерүче сүзләр белән баету.
2.Танып белү үзенчәлеген,күзәтүчәнлекне,сөләм телен үстерүне камилләштерү.
3.Үсемлекләр дөньясына сакчыл караш,алар турында кайгыртучанлык теләге тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш:карагай-лиственница,эрбет-кедр,ылыс,”алтын тәнкәләр”,”алтын көз”.
Җиһазлау:предметлы рәсемнәр(агачлар),төрле агач яфраклары,ылыс,магнитафон.
Алдан әзерлек эше:Көзге табигатькә экскурсия.Агачларның төрләрен күзәтү.Көз турында шигырьләр ятлау.
Индивидуаль эш:Фәйрүзә белән Әлфинә сүзләрне дөрес әйтүләренә игътибар итү. Балаларның җавапларындагы хаталарны төзәтү.
Шөгыль барышы:
Балалар тәрбияче янына ярымтүгәрәк ясап басалар.
-Балалар,әйдәгез бер-беребезгә карап елмаеп исәнләшик әле.(Исәнләшәләр)
-Балалар,тәрәзгә күз төшерегез әле:бүген шундый матур көзге көн!
Әйдәгез бергәләп бүгенге көнне сәламлик.
Саумы,бакча!
Саумы,көн!
Дусларым,хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен!
-Балалар,сезнең бүген кәефегез яхшымы?
-Әйе!
-Әйдәгез әле бер-беребезгә карап елмаеп алыйк һәм башкаларга да күтәренке кәеф бүләк итик!(Елмаялар)
-Ә хәзер күтәренке кәеф белән без көзге урманга сәяхәткә кузгалырбыз.
Ләкин иң элек,урманга керер өчен,сезгә табышмакларга җавап табарга кирәк.Тыңлагыз әле:
ü Яз килсә киенә,
Көз килсә чишенә.(агач)
ü Ботаклардан алтын тәңкәләр коела.(яфраклар)
- Ә ни өчен яфракларны алтын тәңкәләр белән чагыштыралар икән?
- Яфракларны алтын тәңкәләр белән чагыштыралар,чөнки алар көзен сап-сары төстә.Кояшта нәкъ алтын тәңкәләр кебек ялтырап күренәләр.
- Бик дөрес,балалар,көзне дә бит яратып без “алтын көз”дип атыйбыз!
Бүген дә сезнең белән алтын көз һәм агачлар турында сөйләшербез.Ә хәзер күз алдыгызга китерегез әле:без көзге урманда!Әйдәгез тирән итеп шифалы урман һавасын сулыйк!(сулыш алалар)
- Мәликә,син көз турында шигырь беләсеңме? Сөйләп күрсәт әле.
Сары,сары,сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә,ява яфрак-
Көзнең матур чаклары.(Ләбиб Лерон)
- Рәхмәт! Мәликә, нинди шигырь белә икән?
Көз килде,үләннәр
Саргайды,шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.(Әхмәт Ерикәй)
(Төркемдә идәндә төрле-төрле агачларның яфраклары сибелгән)
-Әйе шул,балалар,карагыз әле,безнең аяк астында күпме яфраклар!
Нинди соң алар?
-Сары,кызыл,кызыл-сары,зур.кечкенә,озынча,өчпочмак формасында...
-Бик дөрес,балалар! Яфраклар күп төрле,чөнки алар төрле-төрле агачлардан коелганнар.Әйтегез әле.сез нинди яфраклы агачларны беләсез?
-Каен,миләш,имән,юкә,өрәңге,усак...
-Ни өчен алар яфраклы агачлар дип аталалар,чөнки аларның яфраклары бар.
-Юк,тагын ылыслы агачлар да бар.Аларның яфраклары урынына-ылыслар.
-Нинди ылыслы агачлар беләсез?
-Чыршы,нарат,ак чыршы.
-Шулай ук,балалар.ылыслы агачларга карагай(лиственница) һәм ерак Себер урманнарында үсүче эрбет(кедер)агачлары да керә.
-Көз җиткәч яфраклы агачлар ничек үзгәрәләр?
-Көз көне яфраклы агачлар төсләрен үзгәртәләр: аларның яфраклары сары,кызыл,кызыл-сары төскә керә.
-Ә көзен ылыслы агачлар үзгәрәләрме?
-Юк,ылыслы агачлар яшел килеш калалар.
-бары тик карагай(лиственница) агачының ылыслары гына көзен саргая,ә барлык ылыслы агачлар яшел булып калалар.Җавапларыгыз өчен рәхмәт,балалар.Ә хәзер әйдәгез бергәләп
“Бу яфрак кайсы агачтан?” дигән уен уйнап алабыз. Бер яфрак яки ылыс алыгыз да,алар кайсы агачтан коелган,шул агачның рәсеме янына барып басыгыз.
Балалар биремне үтиләр. Бүлмәдә төрле җиргә (стенага) агач рәсемнәре эленгән.Һәр бала үз агачы янына бара һәм җавап бирә.
-Мин каен агачы янына килдем,чөнки минем кулымда каен яфрагы.
-Мин чыршы агачы янына килдем,чөнки минем кулымда чыршы ылысы.
Шул рәвешле бирем ахырынача үтәлә.
- Бу биремне сез бик яхшы үтәдегез.Хәзер без сезнең белән урман аланында утырып
Тагын бер уен уйнап алырбыз.Ягез әле, килегез бирегә. ( Балалар ярымтүгәрәк итеп тезелгән урындыкларга утыралар)
Уен”Агачларны чагыштыр”
-Игътибар белән карагыз әле.Сезнең алдыгызда ике агач - имән һәм каен. Хәзер без аларның кәүсәләрен,ботакларын,яфракларын,җимешләрен чагыштырып карарбыз һәм матур җөмләләр төзербез. Мәсәлән,имән горур,ә каен төз.
Башта балалар “ кәүсә “ сүзенә сыйфатлар эзлиләр.
-Имәннең кәүсәсе(юан, көрән төстә),ә каенныкы (нечкә, ак, кара төрткеләр белән)
--Игътибар белән карагыз әле, бу агачларның ботаклары нәрсә белән аерылалар?
-Имәннең ботаклары (юан,көрән төстә,өскә карап торалар),ә каенныкы (нечкә,ак,җиргә бөгелеп торалар).
-Хәзер яфракларын чагыштырыйк
-Имәннең яфраклары ( эре, озынча ) ,ә каенныкы ( вак,өчпочмак формасында).
-Ә аларның җимешләре нинди икән соң?
-Имәндә – чикләвекләр,ә каенда - алкалар.
-Мин сезнең җавапларыгыз белән бик канәгать.Булдырдыгыз,балалар.
(Шул рәвешле чыршы һәм нарат агачларын чагыштыру).
-Наратның кәүсәсе (юан,калын),ә чыршыныкы(нечкә,нәфис).
-Наратның ылыслары (озын,йомшак),ә чыршыныкы (кыска,каты).
-рәхмәт сезгә,балалар! Хәзер бераз ял итеп алыйк.
Ял минуты.
Тәрбияче: И,балалар,күрегез:
Урманда бит инде көз!
Балалар: Әйе,әйе,күрәбез,
Көз килгәнен беләбез. (басалар)
Тәрбияче: Йә,әйтегез,сөйләгез
Ничек килә икән көз?
Балалар: Җил исә-исә,
Агачларны селкетә.
Сары,кызыл яфраклар
Һавада әйләнәләр. (әйләнәләр)
Әкрен генә әйләнеп
Җиргә килеп төшәләр. (чүгәлиләр)
( Башларын аска иеп чүгәләп торалар,магнитофоннан тыныч кына көй ишетелә,күпмедер вакыт тыңлап торганнан соң балалар басалар һәм дәвам итәләр)
Балалар:Агачлар,ялангачлар
Җилләрдә чайкалалар.
Тик безгә күңелле көз,
Без бакчага йөрибез! (елмаеп бер-берсенә карыйлар)
-Урман аланында уйнавы шундый күңелле! Әйдәгез тагын бер уен уйнап алабыз. Бу уен
“ Кайсы артык?” дип атала.( Тәрбияче 4 рәсем куя.Шуларның өчесе яфраклы,берсе ылыслы агач.Берничә вариант).Балалар,сез шушы 4 агач арасыннан артыгын сайлап алып,аңлатырга тиеш.Мәсәлән,
-Монда чыршы агачы артык,чөнки ул ылыслы агач,ә каен,миләш,имән-яфраклы агачлар.
Бирем шул рәвешле үтәлә.
-Рәхмәт сезгә, булдырдыгыз! Балалар,без бүген шөгыльдә агачлар турында күп сөйләштек.Әйтегез әле ,агачлар ни өчен кирәк? Алар безнең җир шарында,табигатьне бизәп,җәйге эссе көннәрдә үзләренең шәүләләре белән ышыклыйлар.
-Ә без (кешеләр) агачларны ничек файдаланабыз?
-Агачтан йорт җиһазлары(мебель),уенчыклар,савыт-саба,музыка уен кораллары, ишекләр, тәрәзә рамнары,йорт төзиләр.
-Әйе,балалар,агачлар безгә бик күп файда китерәләр.Димәк,аларны нишләтергә кирәк?
-Сакларга кирәк,сындырырга ярамый.күбрәк утыртырга кирәк һ.б.
-Балалар,без бүгенге шөгыльдә нәрсәләр турында сөйләштек?
-Яфраклы һәм ылыслы агачлар турында сөйләштек.
-Ниләр эшләдек?
-Уйнадык.
-Сезгә бүгенге көзге урманга сәяхәт ошадымы?
-Әйе.
-Бигрәк тә нәрсәләр ошады?
-“Бу яфрак кайсы агачтан?”,”Агачларны чагыштыр”,”Кайсы артык?” уеннары,ял минуты һ.б.
-Миңа да безнең сәяхәт бик ошады.Бигрәк тә сезнең төгәл,тулы җавапларыгыз соендерде мине.Ә хәзер безгә урман белән саубуллашып,бакчабызга кайтырга кирәк.Без бүген алган белемнәребезне киләсе шөгыльләрдә дә кулланырбыз.
-сау бул,урман!Без һәр агачны сакларга,сындырмаска сүз бирәбез!
( Саубуллашып чыгып китәләр ).
Автор: Гатауллина Фирдания Рахмановна