Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Скачать
41.5 КБ, 1438052.doc Автор: Муллагалиева Алия Альбертовна, 18 Фев 2016
Скачать
41.5 КБ, 1438053.doc Автор: Муллагалиева Алия Альбертовна, 18 Фев 2016
Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү; Сөйләм телен үстерү. 1. сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү; 2. мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру; 3. башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү; Сәламәтлек. 1. төз утырырга төз басып торырга күнектерү; 2. физкультминутка аша хәрәкәт эшчәнлеген ныгыту; Сүзлек өстендә эш: бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие. Индивидуаль эш: Мәлик, Максим тәрбияче артыннан сүзләрне дөрес итеп кабатлау. Җиһазлар: тартмага салынган уенчык сыер, сарык, ат, кәҗә, бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие; йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәр; “ Без атларны яратабыз” жырының аудиоязмасы. Эшчәнлек барышы. Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшик әле. Балалар: Исәнмесез! Тәрбияче: Әйдәгез, дуслар,җыелыйк, Җитәкләшеп тезелик. Түгәрәктә бергәләп Күңелле уйныйк, көлик! Зурлар безгә соклансын, Читтән карап торсыннар, Безнең дуслыкка сөенеп, Бертуган дип белсеннәр. Т.: Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән авылга кунакка кайтыйк. Көн матур,кояш елмая, күңелләр күтәренке.Автобуска утырыйк.Киттек. ( Автобуста барган кебек йөриләр.) Менә авылга да кайтып җиттек. Балалар, бу безнең ишегалды.Ишегалдында йорт хайваннары бар. Әйдәгез әле, аларны карыйк. Зәринә, бу нәрсә? Б.: Сыер.( Балалар һәрбер хайванны шулай атап чыгалар.) Т.: Балалар, хайваннар балаларын югалтканнар икән. Әйдәгез, аларны табарга булышыйк әле. Булышабызмы? Б.: Әйе. Т.: Урамда хәзер яз. Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Б.: Кояш җылыта, кар эри, тамчылар тама. Т.: Әйе, кояш җылыта, кар эри, яшел үләннәр чыга. Сыер, сарык, ат, кәҗә дә, яз килгәнен сизеп, үзләренең балаларын яшел чирәм ашарга алып бармакчы булганнар. Ә алар әниләрен көтеп тормаганнар, каядыр китеп югалганнар. Балалар, әниләргә әйтмичә генә китәргә ярыймы? Б.: Юк. Т.: Әйе, әниләргә әйтмичә, бер җиргә дә китәргә ярамый. Менә хәзер сыер, сарык, ат, кәҗә балаларын югалтканнар да елыйлар да елыйлар. Әйдәгез, аларга балаларын табарга булышабызмы? Б.: Әйе. Т.: Әйдәгез, эзли башлаганчы , балалар, ял итеп алыйк. Физкультминутка: “ Без шулай ял итәбез” Т.: Ә хәзер, әйдәгез, хайваннарның балаларын эзләп карыйк әле, бәлки, табылырлар. Кая киткәннәр икән алар, әниләренә әйтмичә! Менә нинди тыңлаусызлар! ( Тәрбияче һәм балалар бүлмә буйлап йөриләр һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтиен ширма артыннан табалар.) Менә алар! Сез адаштыгызмы? Әниләрегезне эзлисезме? Әниләрегезнең нәрсә икәнен әйтсәгез, балалар сезгә аларны табып бирерләр. Аида, кил әле, бозаудан сора әле, аның әнисе нәрсә икән? Аида, әйдә, бергәләп сорыйк:”Бозау, синең әниең бармы? Ул нәрсә?” Б.: Сыер. Т.: Бозау син әниеңне ничек чакырасың? Б.: ” Му-му-му!” Т.: Балалар, әйдәгез, бозау белән бергәләп аның әнисен чакырабыз. Б.: “ Му-му-му! “ Т.: Булдырдыгыз! Мәлик, хәзер бозау белән бергәләп кабатлагыз әле: “ Му-му-му! Кайтсын минем бозау!” ( Балаларны активлаштыру.Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар. Тәрбияче балаларга сарыкны күрсәтә.) Балалар , бу нәрсә? Б.: Сарык. Т.: Балалар, сарык: “ Бә-бә-бә! Тимәгез минем бәрәнгә!”-ди. Сарык нәрсә ди? Сарык нәрсә эзли? Б.: Бәрәнне. Т.: Монда тагын нәрсә бар ? Әйе, ат. Ул болай ди:” Миһа-һа-һай, колынкаем, кил монда!” Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле, бәлки, колын табылыр. ( Тәрбияче кәҗәне күрсәтә.) Балалар бу нәрсә? Б.: Кәҗә. Т.: “ Ми-ки-ки-ки, күрмәдегезме сез минем йонлач бәтине?” Әйдәгез, балалар бергәләп кабатлагыз әле. Балалар, кәҗә нәрсә эзли? Б.: Кәҗә бәтиен. Т.: Балалар, әйдәгез, бозауны, бәрәнне, колынны, кәҗә бәтиен әниләре янына куйыйк. Кабат беркайчан да әниләрегез яныннан читкә китмәгез! Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие, бүтән беркайчан да әниләрегезне югалтмагыз. Югалтмас өчен , әниләрне тыңларга кирәк. Балалар, сыер, сарык, ат, кәҗә һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сезгә рәхмәт әйтәләр. Сез аларга зур ярдәм иттегез, бер-берсен табарга булыштыгыз. Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие табылдылар. Ә хәзер өйгә керик, бик арыдык, чәй эчеп алыйк. Әйдәгез, балалар, чәй әзер булганчы уйнап алсак та ярый. “ Без атларны яратабыз” уенын уйныйк. Атларны без яратабыз, Чистартабыз, ашатабыз. И атым, атым, тукта, Чиста су бирәм сиңа. Атларны оста җигәбез, Йөгәнләп тота беләбез. И киттек без, атлылар, Атлы кыю батырлар. Т.: Афәрин, балалар! Сез бүген мине шатландырдыгыз. Сезгә дә шатлык-сөенечләр телим. Физкультминут. “Без шулай ял итэбез.” Без әле бераз арыдык, Ял итәргә уйладык. Башны иябез алга, Ә аннары – артка. Уңга, сулга борабыз, Аннан карап торабыз. Иң өсләрен сикертәбез, Кулларны биетәбез. Бер алга, бер артка сузып, Куңелле ял итәбез.
Автор: Муллагалиева Алия Альбертовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты ) Муллагалиева Алия Альбертовна 18 Фев 2016
документ "Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты лотфуллина лейсан глусовна 31 Мар 2015
презентация, документ "Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль ) Шафигуллина Ландыш Расиховна 3 Ноя 2015
документ 2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015
документ 2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман" Закирова Ильсия Валиахметовна 1 Апр 2015
документ "Әнисә кунакка чакыра". Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле. Ясавиева Лилия Маславиевна 15 Фев 2016
документ Катнаш кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү hәм кисеп - ябыштыру буенча интегральләшкән ачык дәрес конспекты Шарипова Гөлнара Мөдәрис кызы 7 Фев 2016
документ Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт". Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна 1 Июл 2015
документ Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану. Валиева Гульшат Шагитовна 7 Фев 2016
документ II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”. Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар" Закирова Ильсия Валиахметовна 30 Мар 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 4 Апр 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру". Закирова Ильсия Валиахметовна 8 Апр 2015
документ Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча конспект Набиулина Нурия Шамиловна 20 Мар 2015
презентация Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация Диск Набиулина Нурия Шамиловна 20 Мар 2015
презентация, документ Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация Валиуллина Гульнур Разифовна 14 Дек 2015
презентация Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча) Катермина Раушания Рифатовна 20 Мар 2015
документ Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
документ сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт" Мухаметзянова Разина Зуфаровна 30 Мая 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
разное Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты . Хабибуллина Лилия Фёдоровна 15 Окт 2015
документ "Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен "Җир-су хайваннары" темасына тест Фатихова Фарида Харисовна 30 Янв 2016
документ Машина һәм самолет. Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шәгыле. Ясавиева Лилия Маславиевна 15 Фев 2016
документ Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс Хусаенова Рамзия Рауфовна 20 Мар 2015
документ «Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге Тохбатова Гульнар Нигматзяновна 31 Мар 2015
документ Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план Сайфиева Лейля Касимовна 3 Мар 2016
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча йомгаклау шөгыле Тема: “Яз һәм аның билгеләре” Тимирова Резеда Илгизовна 29 Янв 2016
документ "Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем) Тлякова Зульфида Кафиловна 30 Мар 2015
документ "кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме) Ситдикова Лилия Накиповна 5 Апр 2015
документ Мәкалә"Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү" Галиева Гөлшат Арслановна 20 Мар 2015
документ Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү" Гатаулина Эльвира Нурутдиновна 15 Мая 2015
документ Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү" Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна 18 Фев 2016
документ Чыгыш "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү Шакирова Алсу Хамитовна 2 Мар 2016
документ "Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль Магданурова Алсу Тагировна 31 Мар 2015
презентация "Ашамлыклар" темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү" дәресенә презентация. Шарифуллина Гулия Азгатовна 20 Мар 2015
документ "Ашамлыклар" темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү" дәресе. Шарифуллина Гулия Азгатовна 20 Мар 2015
документ 7 класста геометрия дәресе "Өчпочмаклар тигезлегенең беренче билгесе" Дәрес конспекты Тема: «Өчпочмаклар тигезлегенең беренче билгесе» ( 7класс, геометрия, Атанасяна Л.С. дәреслеге буенча) Губайдуллина Магизуря Сабирзяновна 23 Янв 2016
документ Беренче кечкенәләр төркеменең шөгыль конспекты “Куянда кунакта” Валиева Альфия Вализановна 31 Окт 2015