Главная / Дошкольное образование / Развитие речи

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Скачать
20.79 КБ, 1217685.docx Автор: Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна, 15 Окт 2015

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

гомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Тәрбияче: Зиатдинова Илгизә Илгизовна

Тема: «Сандугачлы аланга сәяхәт »

Катнашалар: 12 бала һәм Белмәмеш.

Максат: Балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы:иптәшләренә карата дустанә мөнәсәбәт, матур сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: юлларда хәфәвсез йөрү күнекмәләрен үзләштерү; балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Методик алымнар һәм чаралар:сюрприз,әңгәмә, сораулапрга җавап бирү,күргәзмә материаллар, техник чаралар куллану,мактау,практик эш,уен. Җиһазлау:магнитофон, бала санынча тозлы камыр, куна, уклау,формалар,дымлы салфеткалар, 1 кәрзин, юл, чәчәкле алан.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче:Хәерле көн балалар. Кәефләрегез ничек? Балалар, бирегез әле кулыгызны, кулыгыздагы җылыгызны..Балалар,без кулларны тотынышкач рәхәт һәм җылы булып китте.Елмая- көлә кояш ,сез дә елмаегыз бераз.Менә хәзер бигрәк тә күңелле булды.Сезнең елмаю башкаларга да күчсен. Аларның да кәефләре күтәрелсен.

Балалар, нинди тавыш ул, карыйм әле, яме (ишектән карый) Ә-ә-ә, бу бит Белмәмеш, син ничек монда килеп эләктең?

Белмәмеш: Ой, мин кая эләктем. О-о-о, күпме балалар. Мин, Белмәмеш булам – Чәчәкләр иленнән.Нинди матур бина диеп, бирегә кергән идем.Балалар бакчасы икән бит бу.Исәнмесез балалар.

Тәрбияче: Әйе, безнең “Сандугач” балалар бакчасы бу.Түрдән уз Белмәмеш.

1 бала: шигырь.

Сайра,сайра сандугачкай,

Сайрачы таңнар тугач.

Әй күңелле бакчабызда.

Сандугач сайрап торгач.

Чүт-чүт итеп сайрый бит ул,

Бакча моңга күмелә.

Сандугачның җырын тыңлау,

Әй, рәхәт шул күңелгә.

Тәрбияче: Безнең бакчага юкка гына “Сандугач” дип исем бирмәгәннәрдер.Чөнки Сандугач моңлы кош.Ә без җырга-моңга бай җирлектә яшибез.Безнең Сарман җирлегеннән талантлы шәхесләр Илһам Шакиров,Зөһрә Сәхәбиева, Зөхрә Шарифуллина Һ.б.чыккан.(слайд)

Районыбызның гербына да игътибар итегез әле.Анда да бит Сандугач сүрәтләнгән.(слайд)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без сезнең белән бүген Сандугачлы аланга сәяхәткә чыгыйк.Белмәмеш син дә безнең белән барырсың.

Белмәмеш: Мин бармыйм.

Тәрбияче:Нигә бармыйсың?

Белмәмеш: Анда урамнар бик зур,машиналар да күп йөри.

Тәрбияче: Борчылма, без сиңа булышырбыз. Чыннан да балалар Сандугачлы аланга барганда безгә олы юл аша чыгарга кирәк.Балалар, карагыз әле (алда ике төрле юл ята-киң һәм тар юл), монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз? Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Тәрбияче:Дөрес.Ә тар юлдан кемнәр йөри?(Кешеләр, балалар.)

Тәрбияче::Кешеләр йөри торган юл нәрсә дип атала? (Тротуар.)

Тәрбияче: Без барырга әзер.Балалар, кунака буш кул белән барып булмый бит.Нәрсә җитми безгә.(Күчтәнәч)

Әйдәгез балалар,күчтәнәч әзерлик.(3 мин)

Тыныч музыка куела,тозлы камырдан печенилар әзерләнә, тәрбияче шәхси ярдәм күрсәтә. Менә безнең камырдан ясалган әйберләр әзер. Без аларны ашханәгә кертик, пешекче апалар пешереп бирерләр.

Бармак гимнастикасы.

Бу бармак-Сандугач,

Бу бармак-Карлыгач,

Бу бармак-Сыерчык,

Бу бармак-Чыпчык,

Ә бусы бик кечкенә,

Тимәгез нәниемә,

Нәнием – чәнтиемә.

Тәрбияче:Күчтәнәч әзер балалар,юлга кузгалыйк.

Бергәләп:

Тротуардан атлыйбыз(балалар бер урында атлыйлар)

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйлар)

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга, карыйбыз.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар,нинди матур алан. Сандугачлар сайрый.(Сандугач тавышы)

Түгәрәк уен

Р.Сәлмаәнов муз., М.Бикбова сүз.

Бир кулыңны, бир кулыңны, Кулга кул тотынышып, түгәрәк ясап

Булсын әле түгәрәк. әйләнәләр.

Әйе шул, әйе шул, .

Булсын әле түгәрәк.

Кулларыбызны күтәреп, Кул чабалар.

Чәп-чәп итеп кул чабыйк. .

Әйе шул, әйе шул,

Чәп-чәп итеп кул чабыйк.

Ягез әле, тыпырдап, Ике аяк белән тыпырдыйлар.

Бергәләп биеп алыйк.

Әйе шул, әйе шул,

Бергәләп биеп алыйк.

Тәрбияче:Балалар ,әйдәгез әзерләп килгән күчтәнәчебездән авыз итеп алыйк.

Белмәмеш:Миңа сезнең белән бик күңелле булды,инде миңа китәргә вакыт.

Акыллы һәм матур булсын,

Сезнең һәрбер эшегез.

Мин әле тагын килермен,

Хәзерләнеп торыгыз

Күп нәрсәгә өйрәнегез,

Ә хәзергә хушыгыз. (Китә)

Тәрбияче:Безгә дә бакчабызга кайтырга вакыт ,балалар.Безне күп төрле башка эшләр дә көтә


Автор: Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт” Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна 15 Окт 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт» Зиатдинова Ильгиза Ильгизовна 16 Окт 2015
документ Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап" Шаймарданова Гульфания Гаязетдиновна 10 Ноя 2015
презентация Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге конспект (белем бирү эшчәнлеге) тема: “Чәчәкләр иленә сәяхәт”. Яруллина Эльмира Нургаязовна 27 Ноя 2015
документ Тәрбияче һәм балалар эшчәнлеге белән берлектәге конспект (белем бирү эшчәнлеге) тема: “Чәчәкләр иленә сәяхәт”. Яруллина Эльмира Нургаязовна 13 Ноя 2015
документ Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты Князева Надежда Михайловна 27 Янв 2016
документ Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты Князева Надежда Михайловна 26 Янв 2016
документ Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” Нафикова Лейсан Фоатовна 31 Мар 2015
документ «Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге Аглиева Зульфира Назиповна 5 Апр 2015
документ Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш) Хафизова Гелюся Фанисовна 15 Дек 2015
документ “Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме). Колпакова Татьяна Поликарповна 31 Мар 2015
документ 5-6 яшьлек рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле буенча белем бирү эшчәнлеге. Сабирзянова Разина Тагировна 20 Дек 2015
документ Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!” Тлякова Зульфида Кафиловна 31 Мар 2015
презентация, документ Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация Валиуллина Гульнур Разифовна 14 Дек 2015
документ Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек. Ахсанова Миляуша Мисхатовна 14 Ноя 2015
документ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.) Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
документ “Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле Абдрахманова Зямиля Мунибовна 30 Мар 2015
документ Зурлар төркеме өчен “Көз бәйрәме” Сабирзянова Халида Ахметзаваловна 19 Окт 2015
документ “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”. Тлякова Зульфида Кафиловна 31 Мар 2015
презентация, документ “Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе. Аухадшина Светлана Александровна 11 Дек 2015
документ “ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен) Попова Гульниса Гаяновна 20 Мар 2015
документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен). Мухаммадиева Гулуса Габидулловна 31 Мар 2015
документ Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “ Олы Әтнә балалар бакчасы” Тема : “[Җ] авазы белән таныштыру” (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлек) Хуснутдинова Сакина Арсиновна 3 Ноя 2015
документ “Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты. Хайруллина Гулина Гумаровна 27 Ноя 2015
документ “Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты Тлякова Зульфида Кафиловна 2 Мая 2015
документ Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты Хабибуллина Резеда Аликовна 3 Мар 2016
документ Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты Усманова Эльза Маратовна 2 Мар 2016
документ Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты Гилязиева Альбина Николаевна 22 Янв 2016
документ Выступление на педсовете "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучының проект эшчәнлеге" Нургалиева Лилия Фарсиевна 31 Мар 2015
документ ТЕРЕ ҺӘM УЕНЧЫК КОШЛАРНЫ КАРАУ. Кечкенәләр төркемендә турыдан туры белем бирү эшчәнлеге үрнәге. Хасанзянова Файруза Фаргатовна 15 Ноя 2015
документ Белем бирү эшчәнлеге "Бүлмә гөлләре" Алексеева Алфира Талиповна 4 Мая 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркемендәге "Мияуның туган көне" темасына белем бирү эшчәнлеге Рахманова Гульнара Зофаровна 4 Июл 2015
документ «Кышкы киемнәр» «Бала» китапханәсе белән берлектә уку һәм өйрәнү аша төзелгән белем бирү эшчәнлеге Зарипова Гульнара Хуббулловна 24 Окт 2015
документ "Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы Газизова Альфия Аминовна 5 Апр 2015
документ Тема: Тәгәри китте йомгагым. (Зурлар төркеме өчен әкиятләрдән салат) Хисматуллина Гульнара Рафатовна 22 Мар 2016
документ 2 нче сыйныф өчен уку буенча белем бирү программасы (34сәгать) Гиниятуллина Диляра Ханнановна 20 Мар 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
документ ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ Прокопьева Татьяна Ильинична 20 Мар 2015
документ 1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы Саетшина Аида Ринатовна 20 Мар 2015