Татар теленнән эш программасы
9А сыйныфында татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
2. "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
5.Татар телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы.1-11 сыйныфлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
МБГББУ “3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2012/2013 нче уку елына күрсәтелгән дәресләр санына яраклаштырылды. Нигезләнгән программада татар теле елга 68 сәгать, атнага 2 сәг. Шулардан теоретик материал өйрәнүгә- 53 сәг., бәйләнешле сөйләм үстерүгә- 1 сәг., диктант – 4 сәг., изложение – 8 сәг., сочинение – 2 сәг .бирелде.
Нигез программада теоретик материалны өйрәнү сәгатьләре эчендә диктантларга вакыт аерып күрсәтелмәгән. Шуңа күрә нигез программада бирелгән сәгатьләр санын бераз үзгәртергә туры килә, диктантлар бәйләнешле сөйләм үстерү һәм кабатлау дәресләре хисабына уздырыла.
Эш программасын тормышка ашыру өчен, түбәндәге уку- методик әсбаплар файлаланылды.
1.Татар телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 1-11сыйныф Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
2. М. З. Зәкиев, С. М. Ибраһимов. Татар теле. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. Казан «Мәгариф» нәшрияты 2008.
Балаларның белем, күнекмәләрен тикшерү формалары: тест биремнәре;. контроль диктант; контроль изложение; контроль сочинение.
Максат һәм бурычлар:
1. Татар телен өйрәнүдә 5-8нче сыйныфларда алган белемнәрне кабатлау һәм тирәнәйтү, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
2. Бу сыйныфта кушма җөмләне өйрәнү төп урынны алып тора.Аның үзенчәлекләре, төзелеше өйрәнелә, синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдырыла.
сөйләмдә куллануга, рус теле белән чагыштыруга зур игътибар бирелә.
3. Морфологияне өйрәнү дәверендә укучыларны даими рәвештә татар мәдәнияте мирасы белән таныштыру эше дә алып барыла.
4. Татар теле дәресләрендә тәрбяви бурычны да онытмаска кирәк. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту зур әһәмияткә ия, чөнки ана телен өйрәнү теләге укучының эчке ихтияҗына әверелә. Бу уңайдан дидактик материалларның алдан уйлап сайлануы, сөйләм эшчәнлегенә караган биремнәрнең төрле эчтәлектә булуы дәрескә карата кызыксынуны көчәйтә. Изложение, сочинениеләр дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздырылырга тиеш.
5. Программа укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү бурычын да куя. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп әйтергә тиеш.
Автор: Гареева Зила Салиховна