АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль). “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь). Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь). Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
6 нчы сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары
Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.
Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр
(уку елы башына):
сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлату; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу; өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясау, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирү; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи белү; бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую; татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау; сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу һәм аларга аңлатма бирү, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү; текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү.
Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр
(уку елы ахырына):
· өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;
· теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;
· бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;
· сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монлогик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;
· тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;
· изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;
· эш кәгазьләреннән расписка һәм акт яза белү.
Автор: Кутерова Галия Юнисовна