Татар телен укытуда актуаль проблемалар
Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйлап табу, иҗат итү эшләре- барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла- бар була.
Кеше нинди телдә сөйләшсә, шул телдә уйлый да. Туган тел- үз телендә сөйләшүче халыкларның күп гасырлар буе тупланган рухи хәзинәсен чагылдыручы тылсымлы сихри көзгесе дә. Укучыларның логик фикерләү, образлы уйлау сәләтләре үссен һәм һәм нәтиҗәле өлгерешкә ирешсен өчен, укытучылар аларның туган телне яхшы белүләренә кече яшьтән үк зәвык белән нәфис итеп сөйләргә һәм язарга өйрәнүләренә омтылырга тиеш.
Башлангыч мәктәптә татар теле, нигездә, әдәби телнең практик курсы булып тора. Балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп, язып бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәрьяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп яки язып бирә һәм телне оста куллана алганда гына, белем үзләштерелгән булып санала.
Автор: Нуруллина Ландыш Хәмитовна