Керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча программа 2002 нче елның апрелендә ТР Президенты М,Ш,Шәймиев керәшен лидерлары белән очрашуда әле үзебезнең татар халкы арасында да күп кенә проблемалар барлыгын билгеләп үтте. Шулай ук керәшен т
Татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, Нократ, Касыйм, Әстерхан, Себер, Пермь татарлары һ.б.Шулар арасында керәшеннәр үзенә бертөрле этнокон-фессиональ төркемне тәшкил итә. Бу төркемнең формалашу тарихы фәндә җитәрлек өйрәнелмәгән һәм һәркайсы үзенчәлекле. Шул сәбәпле аларның сөйләмендә һәм гореф-гадәт-йолаларында җирле үзенчәлекләр, аермалыклар бүгенге көндә дә сакланып килә.<?xml:namespace prefix = o />
2002 нче елның апрелендә ТР Президенты М,Ш,Шәймиев керәшен лидерлары белән очрашуда әле үзебезнең татар халкы арасында да күп кенә проблемалар барлыгын билгеләп үтте. Шулай ук керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча факультатив курс өчен программа эшләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Президентыбыз Мәгариф министрлыгына 2002/2003 нче уку елына, беренче тәҗрибә буларак, әлеге программа нигезендә факультатив дәресләрдә файдалану өчен уку ярдәмлеге әзерләргә дигән күрсәтмә бирде. Мәгариф министрлыгы әлегекараны гамәлгә ашыру максатыннан, 34 сәгатькә исәпләнгән программа һәм «Без бер тамырдан»: керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомумибелем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге( Казан, “Мәгариф” нәшрияты,2002)уку ярдәмлеге тәкъдим итте.Керәшен татарларының үзенә генә хас гореф-гадәт-йолалары, тел үзенчәлекләре, кием-салымы, бизәнү әйберләре генә түгел, бик билгеле шәхесләре дә бар. Шуларны мәктәпләребездә укучы балаларыбыз белергә, алар үрнәгендә дә тәрбияләнергә тиеш.
Мәктәп яшендәге бала татар халкының нинди этник төркемнәрдән торуын, ләкин аларның шул ук вакытта барысының да бер милләт – татар милләте булуын белеп үсәргә тиеш. Без бер-беребезне күпме яхшырак белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалана алсак, диннәребезне хөрмәт итсәк, уртак яшәешебез тагын да матуррак, тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр. Үз милләтенең зур тарихлы, күптөрле һәм бай бизәкле булуын белеп үскән балада милләтпәрвәрлек һәм ватанпәрвәрлек хисләре дә көчлерәк була.
Максат һәм бурычлар:
Керәшен татарларының килеп чыгышы, тарихи, дини һәм этник аермалыкларга ия төрки кавем булулары хакында белешмә бирү.
Укучыларны керәшен халкының йолалары, бәйрәмнәре, күренекле кешеләре һәм культурасы белән таныштыру.
Факультатив дәресләр үзебезнең як керәшеннәренең үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрүне үз эченә ала.
Әлеге факультатив курс программасы теоретик һәм практик характердагы өйрәнүләрне исәпкә алып төзелгән.
Укучылар белергә тиеш:
Керәшеннәрнең
- тарихын һәм килеп чыгышын белү;
- этник аермаларын белү;
- мәдәниятен белү һәм җырларын өйрәнү;
- танылган кешеләре хакында белү;
- курс барышында керәшен халкының кайбер үзенчәлекләрен практик яктан өйрәнү, кайбер нәтиҗәләр ясый белү;
-
Автор: Ахметшина Лариса Михайловна