Табигать һәм кеше (9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)
Кеше һәм табигать
(9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)
Укучыны табигатьне аңларга өйрәтүдә әхлак тәрбиясенең әһәмияте бик мөһим.Үзен ихтирам иткән шәхес әйләнә-тирәне, табигатьне дә ярата, аңа хыянәт итә алмый. Укучының үзе генә эшләү нәтиҗәләре уңышлы булмаска мөмкин, шуңа күрә балаларны команда белән эшләргә, аралашырга, үз фикерләрен якларга өйрәтү мөһим . Шушы эшләрнең барысын да тормышка ашырырга “Кеше һәм табигать” электив курсы ярдәм итә.
Профиль алды предметара электив курс 15 сәгатькә исәпләнә. Бу курс тугызынчы сыйныф укучылары өчен планлаштырыла.
“Кеше һәм табигать” электив курсы белем генә биреп калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.
Автор: Рахимбаева Гулуса Фаритовна