Профиль алды әзерлеге буенча авторлык программам
Туган як әдәбияты һәм мәдәнияты.
(9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)
Аңлатма язуы
Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эшчәнлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә безнең төп бурыч – тирән белемле, әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү. Соңгы вакытта мәктәпләрдә профиль алды хәзерлеге буенча дәресләр үткәрелә башлады. Авыл мәктәпләрендә профильле укыту уңайсыз дәрәҗәдә, чөнки аның мөмкинлекләре юк, шартлар тудырылмаган, балалар саны аз.
Инновацион педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге укучыларга белем бирүнең төрле ысуллары белән шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технологияләр куллануга нигезләнгән.
Бу технологияләрне нирәвешле куллану укытучының сәнгате, осталыгыннан тора. Укытучының соңгы нәтиҗәсе – мөстәкыйль фикерли белә торган, ирекле, белем алуга теләк – омтылышы булган, алган белемен тормышта файдалана, ягъни киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәргә тиеш. Шуңа күрә дә пограммада төрле дәрес формалары бирелгән: дәрес – презентация, дәрес – реклама, дәрес – конференция, дәрес – зачет. Һәрбер дәрес үзенчәлекле, кабатланмый. Аудио, видео язмалары, компьютер дисклары куллану дәресләрнең эчтәлеген баета, укучыларның танып – белү эшчәнлеген активлаштыра.
Дәрестә укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми. Нәтиҗәләр укучыларның иҗади эшләре белән күрсәтелә һәм зачет белән бәяләнә.
Безнең Аксубай төбәгенең шифалы туфрагында туып – үскән һәм хәзер исемнәре бөтен дөньяга билгеле булган якташларыбыз – Гафур Галиәсгар Чыгытай, Нәҗип Думави, Хәсән Туфан, Газиз Кашшаф, Әнвәр Хәйри, Гөлчәчәк Әдһамовна, Нәбирә Гыйматдинова, Алсу Каюмова, Шамил Фәхретдинов, Айгөл Миншакирова (Иркә)белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Әлеге электив курс, әдәбият укытуда милли – төбәк компонентын кулланып, профиль алды укыту өчен, 9 нчы сыйныф укучылары өчен 12 сәгатькә исәпләп төзелде.
Автор: Мустафина Ильгамия Мингалиевна