“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы
Электив курсның актуальлеге:
Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә урын бирелә. Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында танышып кына китәләр, стилистика буенча тулы белем бирү каралмаган. БРИ биремнәрендә стилистикага, Г.Тукай иҗатына кагылышлы сорауларның урын алуын исәпләсәк, тәкъдим ителгән электив курсның актуальлеге бәхәссез.
Электив курсның максаты:
1. Бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләре нигезендә, тел берәмлекләренең мәгънә һәм тәэсир көче нечкәлекләренә игътибар биреп, телнең кулланылыштагы, хәрәкәттәге чагын өйрәнү.
2. Тел һәм сөйләм культурасын үстерү, камилләштерү.
3. Тукай шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү.
Программаның бурычлары:
Көтелгән белем нәтиҗәләре:
1. Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.
2. Сөйләмдә сүзләр һәм сүзтезмәләрнең мәгънә үзгәрү җирлегендә барлыкка килгән функцияләрен, төрле тел-сурәтләү алымнарының һәм экспрессив чараларның кулланылышын белергә.
3. Г.Тукай шигырьләрен, гомумән, әдәби текстларны стилистик анализлый белергә.
4. Төрле стилистик алымнарны киң кулланып, шигырь, хикәя һ.б. язу күнекмәләре булдырырга.
5. Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.
Укучылар өчен әдәбият:
2. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. -Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.
3. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика). -Казан: Татар. кит. нәшр.,1999.
4. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.
Автор: Шайхутдинова Гульчачак Рамдисовна