Электив курс программасы
Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле белгечлекләрне сайларга теләүчеләр аз. Укучыларны рухи- әхлакый яктан тәрбияләүдә нәкъ менә филология фәннәре иң әһәмиятлеләреннән санала.
Тәкъдим ителгән электив курс концепциядә күрсәтелгән 4 профильнең берсен- гуманитар профильне - тормышка ашыру максатыннан төзелде. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программаларында стилистика һәм сөйләм культурасын өйрәнүгә 9 нчы сыйныфта - 12 сәгать, ә 11 нче сыйныфта 8 сәгать вакыт бирелгән. Бирелгән сәгатьләр татар әдәби теленең барлык стильләрен тирән үзләштерү һәм белемнәрне формалаштыру өчен азрак, шуңа күрә өстәмә өйрәнүне таләп итә, чөнки бу темага сораулар Бердәм республика имтиханнарына да кертелгән.
Автор: Хабибуллина Гульзира Фаизовна