Авторлык программасы "Шушы яктан, шушы туфрактан без"
Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларны туган якта туып үскән танылгын шәхесләр, төбәк фольклоры белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.
Без Биектау төбәгенең шифалы туфрагында туып үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Автор: Вафина Гулия Илдусовна