"Журналистика нигезләре" электив курс программасы
Гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфы укучылары өчен төзелгән “Журналистика нигезләре” электив курсы эзләнү-тикшеренү алымы аша иҗат эшчәнлеген булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ук җәмәгать эшчәнлегенең бер төре буларак, журналистика нигезләре укучыларны яңа көн өчен актуаль булган мәгълүмат җыю, эшкәртү һәм вакытлы матбугат аша тарату белән таныштыра. Программа күпмедер дәрәҗәдә мәктәп укучысын актив тормыш позицияле, мөстәкыйь һәм социаль шәхес итүгә потенциаль булып тора.
Әлеге курска аларны тартуның төп шарты булып, шәхси кызыксынучанлык һәм киләчәктә “нәшриять эше” юнәлешендә эшләү теләге тора. Электив курсның эчтәлеге, оештыру формасы укучыга гамәли эшчәнлек ярдәмендә журналистика өлкәсендә үз көчен сынап карарга ярдәм итә.
Курс 34 сәгатькә исәпләнгән. Ике атнага 1 дәрес хисабыннан бүлергә мөмкин.
Автор: Гаязова Энҗе Фаргатовна