"Яшь журналист" авторлык программасы
Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү - милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру балаларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт-мөмкинлекләренә уңай тәэсир итәрлек итеп оештырылырга тиеш. Әлеге “Яшь журналист” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, ана телебезгә кызыксыну уятырга ярдәм итә.
Газета хәбәрчесе булу - журналистикага беренче адым ясау дигән сүз. Ә кем соң ул газета – журналлар хәбәрчесе? Аңа нинди сыйфатлар хас? Хәбәрче тирән белемле, күп мәгълүматлы, үткен һәм җор телле булырга тиеш.
Яшь хәбәрчеләр белән эшләү укытучыдан да иҗади активлык сорый. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар матбугатына карата кызыксыну уятырга ярдәм итә. Әлеге программа балаларга эстетик тәрбия бирү, аларның үз фикерләвен киңәйтү, аралашу культурасын үстерү, коллективта иҗади эшли белү сәләтен үстерүне күздә тота.
Программа материалы 35 сәгатькә исәпләнелә. Балаларның иҗади мөмкинлекләре һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып төзелә.
Автор: Ибраева Расима Ханифовна