Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

"Автобуста сәяхәт" танып-белү 2кечкенәләр төркеме

Скачать
36.5 КБ, 1210389.doc Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна, 15 Окт 2015

Тема: Автобуста сәяхәт

Тәрбия бурычы:тере һәм тере булмаган табигать белән кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы: кошларның, хайваннарның хәрәкәтен белдерә торган фигыльләр, иркәләп, яратып әйтелә торган сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру;балаларның игътибарын,хәтерен,аңга алуларын үстерү;

Белем бирү бурычы: балаларның аваз ияртемнәрен әйтә белүләренә ирешү, йорт хайваннары, кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социальләштерү

Методик алымнар һәм чаралар:сорауларга җавап бирү, әңгәмә,мактау.

Җиһазлау: уен бүлмәсендә чәчәкләр, агачлар, ә агачта чыпчыклар; агач төбендә карга йөри торган аланлык, авылда ишек алды сурәтләнгән күренеш.Ишек алдында эт, песи, сыер

Сүзлек әстендә эш: агач, куак, ботак,йортхайваннары, кошлар

Алдан үткәрелгән эш: “Җәйге табигать ” дигән темага әңгәмә.Рәсемнәр карау

Эшчәнлек төзелеше:

I.Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

II.Төп өлеш

1.”Җәйге табигать” турында сөйләшү

3.Физминутка

4.Рәсемнәр карау

5. Уен: “Нәрсә артык? Ни өчен?”

III.Практик эш: сәяхәт

IV.Йомгаклау

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Менә сезне алырга автобус та килеп җиткән.

-Балалар, менә барыгыз да автобуска кереп утырдыгыз.Хәзер китәбез.(Музыка уйный). Барыгыз да җайлап утырыгыз.Автобус кузгала. Балалар, менә без сезнең белән аланлыкка килеп җиттек.Балалар,аланлыкта нәрсәләр үсә? (Чәчәкләр үсә).Монда чәчәкләр азмы, әллә күпме?(Күп).Чәчәкләрнең хуш исен иснәп карагыз әле. (Балалар белән сулыш гимнастикасы үткәрелә). Борын белән тирән итеп сулыш алыгыз һәм сулышны тыныч кына чыгарыгыз.Сулыш чыгарганда “Ә-әх!” – дип әйтегез.Әйе, чәчәкләр чынлап та бик хуш исле. (Гимнастика өч тапкыр кабатлана).

-Балалар, игътибар белән экранга карагыз әле, рәсемнәр арасында нинди рәсем артык микән? Ни өчен артык? Сез ничек уйлыйсыз?

-Балалар, бу нәрсә? (Кош).Нинди кош? (чыпчык.) Чыпчыклар ничек кычкыралар? (Чырык-чырык).Бергәләп кабатлагыз: чырык-чырык. Әйе,чыпчыклар чырык-чырык киләләр, чыркылдыйлар. Әйдәгез бергәләп кабатлагыз: чырык-чырык киләләр, чыркылдыйлар.Бик яхшы.Булдырдыгыз,балалар! Балалар,карга кычкырганда нинди тавыш чыгара? (Кар-кар).Әйе,балалар, карга “кар-кар” дип кычкыра,каркылдый. Әйдәгез,бергәләп кабатлыйбыз:кар-кар, каркылыдй.Балалар, карга да, чыпчыклар да канатларын җилпеп очып киттеләр. Әйдәгез, сез дә чыпчыклар һәм карга кебек очып лагыз әле. Булдырдыгыз,балалар! Балалар, барыгыз да автобуска утырыгыз.

-Менә без авылга килеп җиттек. Авылда,ишек алдында йорт хайваннары яши.Мин хәзер сезгә шулар турында табышмаклар әйтәм Игътибар белән тыңлагыз:

Койрыгы озын, башында колаклары, зур күзләре, мыеклары бар, ул тычкан тота. Ул нәрсә?(Песи).

Песи ничек кычкыра? (Мияу-мияу). Әйе, песи “мияу” ди,мияулый.Әйдәгез,бергәләп кабатлагыз әле.Булдырдыгыз,балалар!Әйдәгез,песигә яратып,иркәләп эндәшик: песием, пескәем.Балалар, песи нәрсәләр эшли?(Тычкан тота, сөт эчә,мияулый,тырный, уйный).

-Бабайның ишек алдында йорт саклый торган хайван бар.Ул нәрсә? (Эт).

Чит кешеләрне күрсә, эт нишли? (Эт өрә).Ул нәрсә дип өрә?(Һау-һау).Эт нәрсә эшли белә?(Эт өрә, өй саклый, сөяк кимерә, улый, ырылдый, йөгерә, койрыгын селкетә).Балалар, этне тагын башка төрле сүз белән ничек атыйлар? (Маэмай).

-Бабайның ишек алдында мөгезле зур хайван да бар. Ул нәрсә икән? (Сыер).

-Сыер ничек мөгери? (Му-уу). Җәй көне сыерны иртән көтүгә куалар, ул кич белән генә кайта. Сыер нәрсә бирә? (Сыер сөт бирә).Песи, эт, сыер бер сүз белән ничек атала?(Йорт хайваннары).

-Балалар, каяндыр болыт килеп чыкты. (Балалар келәмгә утыралар). Яңгыр тама башлады. (Балалар бармаклары белән идәнгә кагалар). Яшен яшьнәде.(Кул чабалар). Күк күкрәде. (Кулларының йодрыкларын бер-берсенә бәреп алалар). Менә яңгыр әкренәйде һәм бөтенләй туктады.

-Хәзер автобуска утырып, “бакчага кайтып китәбез”.Сәяхәт шуның белән тәмам.

-Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Сәяхәттә нәрсәләр күрдек, нәрсәләр турында белдек?

-Балалар, сез бүген бик күп матур сүзләр кабатладыгыз.Исән – сау булыгыз! (Кул чабалар).


Автор: Мирзагитова Гульсия Рисуновна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ "Автобуста сәяхәт" танып-белү 2кечкенәләр төркеме Мирзагитова Гульсия Рисуновна 15 Окт 2015
документ "кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме) Ситдикова Лилия Накиповна 5 Апр 2015
разное "Без кунак каршылыйбыз" - 2-нче кечкенәләр төркеме өчен танып белү шөгыле. Шайхетдинова Лилия Камиловна 2 Мар 2016
документ «Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме). Хафизова Гелюся Фанисовна 16 Ноя 2015
документ Консультация для родителей "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә? Закирова Лейсан Фоатовна 31 Мар 2015
разное Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
презентация, документ Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль Калимуллина Талия Кутдусовна 20 Ноя 2015
презентация, документ "Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме) Шарафиева Алсу Магсумовна 20 Мар 2015
документ Дәрес конспекты :"Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" (2 сыйныф,татар төркеме). Шарифуллина Гулия Азгатовна 24 Дек 2015
документ сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт" Мухаметзянова Разина Зуфаровна 30 Мая 2015
разное "Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное "Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ "Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркеме. Шайхутдинова Гузель Робертовна 19 Янв 2016
документ Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” Нафикова Лейсан Фоатовна 31 Мар 2015
документ Уен эшчәнлегендә балаларның танып белү процессларын үстерү Миронова Гулия Ринатовна 16 Окт 2015
документ Танып- белү үсеше буенча эшчәнлек. Кашапова Гульнара Раисовна 20 Янв 2016
документ “Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме Ясавиева Лилия Маславиевна 20 Фев 2016
документ "М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме Попова Гульниса Гаяновна 20 Мар 2015
документ "Исем сүз төркемен кабатлау" темасына ачык дәрес.1 нче сыйныф(рус төркеме). Закиева Наиля Рахимзяновна 20 Мар 2015
документ "Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме Ахмедзянова Зульфия Раисовна 20 Мар 2015
документ "Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме Ахмедзянова Зульфия Раисовна 20 Мар 2015
документ 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына дәрес конспекты. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
презентация 5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына презентация. Зарипова Резеда Раисовна 20 Мар 2015
презентация, документ "Безнең авыл" тексты буенча эш. ( 3 нче сыйныф-рус төркеме) Сулейманова Альфинур Вагизовна 20 Мар 2015
документ Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны" Абдуллина Лилия Ринатовна 20 Мар 2015
документ Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме) Сафиуллина Гульфия Минехаковна 20 Мар 2015
презентация Проект эше "Мөстәкыйль сүз төркеме буларак исем" Нигаматуллина Альфия Раисовна 20 Мар 2015
документ 4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты. Шарафутдинова Минниса 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныфларының татар төркеме өчен"Күрсәтү алмашлыклары" темасы буенча төзелгән дәрес конспекты. Насибуллина Разиля Минзиевна 20 Мар 2015
документ 7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы Никитина Альбина Егоровна 20 Мар 2015
презентация "Вакытның кадерен бел" темасы буенча тест - тренажёр. 5 нче сыйныф (рус төркеме). Аскарова Җәүһәрия Фәритовна 20 Мар 2015
документ "В" хәрефен өйрәнү өчен уку материалы 1 сыйныф рус төркеме. Галеев Ринат Хабилович 20 Мар 2015
презентация "В" хәрефен өйрәнү өчен ярдәмлек. 1нче сыйныф. рус төркеме. Галеев Ринат Хабилович 20 Мар 2015
документ "Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме) Тлякова Зульфида Кафиловна 30 Мар 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 31 Мар 2015
документ "Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы Газизова Альфия Аминовна 5 Апр 2015
разное "яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ "Көләч йөзле әнием" уртанчылар төркеме өчен шөгыль (конспект НОД) Шарапова Рамзия Ильясовна 1 Апр 2015
документ Видеоурок "Тәртип саны" 6 сыйныф, рус төркеме Мингазова Нурсия Фоатовна 20 Ноя 2015