Главная /
Дошкольное образование /
Математика
Автор: Миронова Гулия Ринатовна
Уен эшчәнлегендә балаларның танып белү процессларын үстерү
Скачать
1.25 МБ, 1223515.docx Автор: Миронова Гулия Ринатовна, 16 Окт 2015
Балалар бакчасында эшләү дәверендә балаларда логик фикер йөртү сәләтенең үсеш алуында кыенлыклар булуына игътибар иттем. Минем төркем балалары инде өлкәннәр төркемендә булсалар да, кайберләре үз җавапларын дәлилли белми, предметларны билгеләре буенча классификацияләүне дә авырлык белән башкара. Кызганыч, болар барысы да баланың мәктәптәге уңышы яки уңышсызлыгы белән бәйле.
Уен- мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге булуын исәпкә алып, нәкъ менә аның аркылы балаларның фикерләү сәләтен үстерү мөһим диеп таныйм. Фикерләү үстерүнең күп юллары бар, минем фикеремчә, иң эффективлысы ул логико- математик уеннар һәм күнегүләр.
Автор: Миронова Гулия Ринатовна
Похожие материалы