7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы
“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр
Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе
Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.
Дәрес тибы: ЛКК
Максат:
1. А) “Мәктәптә беренче көн” текстындагы яңа сүзләр белән
таныштыру;
Б) Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау; хәл
фигыльләрне кабатлау;
В) Хәл фигыльләр кулланып сораулар уйлый белү, үзара
сөйләшүләренә ирешү, сөйләмгә чыгу
2. Текстны хәл фигыльләр кулланып сөйли белү күнекмәләрен
үстерү;
3. Мәктәпкә, укытучыларга хөрмәт, белем алуга омтылыш
тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.З.Хәйдарова “Татар теле” дәреслеге (11-12нче битләр),
Методик ярдәмлек (12нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.
Автор: Никитина Альбина Егоровна