Татар теле – милләт горурлыгы.
Татар теле – милләт горурлыгы.
Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкальбар. Әле алар да аның бөтен сыйфатын аңлатыл җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белү өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. Ана телеңнең яоңын, аһаңен аңлау өчен, кайвакыт бер биек җырынишетү дә җитә. Аның мәгънә тирәнлегенә шакктып, эчке бер ләззәт кичерергә теләсәң, халыкта йөргән канатлы гыйбарәләрне исеңә төшер, әдипнең маһир каләменнән чыккан китап сүзен укы.
Телнең белгечләре була, телнең осталары бар...
Тел сөйдерә дә, биздерә дә.
Тел әче дә була, төче дә.
Бай да соң милли тел катламнары! Бер сүздән этәрелеп китеп кенә дә, әллә кайларга барып чыгарга була.
Бүген син – миңа, мин сиңа эндәшкән сүзләр белән моннан йөз ел элек тә, мең ел элек тә безгә таныш түгел әллә кемнәр үзара аралашкан. Алар белгәннең бик күбен без онытканбыз да. Тел үсә, үзгәрә. Бик матур мәгънәле сүзләр дә кулланылыштан төшеп кала, әйтелеше сөйләмебез аһәңенә ярашмаганнар да телебездән төшми.
Менә ничә ел инде мин чуваш милләтеннән булган балаларга татар телен укытам.
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә “Бишек җырлары”, татар халык ашларының серләрен, “Татарстандагы милли музейлары” дигән темалар белән танышабыз. Аларның матурлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, аны өйрәнәсе килә Шуңа күрә , башка милләт укучылары булуларына карамастан, укучылар татар теле һәм әдәбият дәресләрен бик теләп өйрәнәләр.
Автор: Рахматуллова Гульгена Иршатовна