Татар теле Контроль – исәпләү материаллары 11 нче сыйныф (рус төркеме), 3 вариантта
Контроль – исәпләү материаллары
11 нче сыйныф (рус төркеме), 3 вариантта
1. Татар теленнән белем эчтәлеген тикшерү өчен 9-10нчы сыйныф материаллары алынды:
Авазлар hәм хәрефләр. Синонимнар hәм антонимнар. Җөмләнең баш кисәкләре. Иярченле кушма җөмләләр. Бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчәләр. Фразеологизмнар.Сүз ясалышы. Фигыль төркемчәләре.
2. Контроль – исәпләү материаллары укучыларның белемнәрен төрле яклап тикшерүне күздә тота:
- теоретик материалларны үзләштерү hәм ныгыту дәрәҗәсен;
- тәрҗемә итә белүләрен;
- сөйләм эшчәнлеге үсешен.
3. Тест 2 өлештән тора
А1-А30 өлешендә укучыҗавапны үзе сайлап ала. Дөрес җавапка 1 балл куела.
4. В өлешендәге биремне иҗади эшлиләр:танылган артисттан( язучыдан, спортчыдан) интервью алырга. Хатасыз, дөрес язылган эшкә 5 балл куела.
Балларны билгегә күчерү.
Максималь баллар суммасы – 35
“5”- 34-35 балл
“4”- 30-33 балл
“3”- 26-29 балл
“2”- 25 hәм 25 баллдан ким булган эшкә.
Автор: Хайруллина Рамзия Миргазияновна