Татар теле дәресе. Сыйфат фигыль
8 нче сыйныфның рус телле укучылар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе - грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе. Ул коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.
Дәреснең темасы: Сыйфат фигыль
Дәреснең максаты: тема буенча лексик материалны үзләштерү (һәвәскәрләр, җиңәсе килде, тыныч, комачтай кызарды, сукыр);
фигыльләрне кабатлау; сыйфат фигыльне өйрәнү;
чагыштыру һәм охшашлыкны таба белү күнекмәләрен үстерү;
һәрвакыт дөресен сөйләргә кирәклекне төшендерү;
укучыларны ялганламаска өндәү;
әдәби әсәрләр белән кызыксыну уяту
Җиһазлау: фонетик зарядка өчен схема- плакат, “Сыйфат фигыль” темасы буенча слайдлар; рәсемнәр; тема буенча таблица; дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 207 б.)
Дәрестә укучылар төрле күнегүләр эшлиләр, мөстәкыйль эш башкаралар, үз-үзләренең эшен бәялиләр.
Автор: Фатхуллина Раиса Абдулсаматовна