2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру
Планлаштыру нигезләнде:
1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;
2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнакай 4 нче лицее” ның 2012- 2013 нче уку елына төзелгән укыту планына;
3.Программага: Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирүче мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].-Казан: Татар. Кит. нәшр., 2011.
Башлангыч (1-4 нче сыйныфлар) һәм төп (5-9 нчы сыйныфлар) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар – федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС), ә урта гомуми белем мәктәпләре өчен (10-11 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.
Дәреслек авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, А. К. Җәләлиева : Татар теле : рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.
Дәреслекләр “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең гамәлдәге дәүләт стандарты таләпләренә туры килә.
Автор: Асылова Лимуза Таеповна