Презентация (татар теле)
Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. “Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, мәгарифтәге үзгәреш-яңарышларны кабул итә белергә кирәк”,- дип уйлыйм мин.
Мин үткәргән татар теле дәресе беренче чиратта, башлангыч сыйныфларда ИКТ ны системалы рәвештә куллануны бурыч итеп куя. Дәрестә мин мультимедияле проектор, компьютер, интернет чыганакларыннан, төркемдә һәм индивидуаль эш алымнарын кулланып, дидактик материаллардан файдаландым.Дәресемнең максаты- һәр укучыда танып-белү эшчәнлеген арттыру, шул ук вакытта пассив танып-белү түгел, ә актив танып- белү эшчәнлеген үстерү.
Дәресем-интеграл дәрес, укучыларның эзләнүчәнлеген арттыруга юнәлтелгән эш алымнарын кулланырга тырыштым. Дәрес татар теленнән грамматик материалны кабатлауны, рус теле буенча сөйләм телен үстерүгә, әйләнә-тирә белән танышуны, математикадан исәпләү күнекмәләрен ныгытуны үз эченә алган. Интеграл дәресләр уку процессын аңлаешлы, мавыктыргыч һәм эффектлы итә. Мондый дәресләрдә балалар үзләренә максат куеп, үз эшләрен планлаштырып, анализлап эшләргә өйрәнәләр.
“Предметларны белдерүче сүзләр һәм эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр” темасы буенча беренче дәрес. Әлеге дәреснең эчтәлеге укыту программасына туры килә һәм балаларның субъектив тәҗрибәләрен баету максатыннан кулланыла. Дәрес барышында төрле методлар кулландым: эвристк, аңлатмалы-иллюстратив, проблемалы. Әңгәмә, сөйләм, эзләнү, уен, табышмаклар кебек эш формалары кулландым. Яңа технологияләргә таяндым. Дәрескә презентация төзедем.
Дәрес конспктын башлангыч сыйныф укытучыларына кулланырга тәкъдим итәм.
Автор: Газизова Диляфруз Мирхатовна