“Без бер тамырдан” (керәшен татарларының ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр һәм йолалар)
Без Зәй төбәгендә яшәүче татарлар – ислам динен тотучы Казан татарлары булабыз. Төбәгебездә татарлар һәм керәшеннәр бер милләт булып яшиләр, чөнки телләребез бер, тик диннәребез генә төрле. Керәшеннәр христиан динен тоталар. Керәшеннәрдә яшәп килгән иҗтимагый йола һәм бәйрәмнәрен үткәрү вакыты христиан календаре бәйрәмнәренә туры китерелгән. Аларның исемнәре татар теле үзенчәлекләренә яраклаштырып, русча йөртелгән. Шуңа күрә керәшен татарларының бәйрәмнәре рус халкыныкына охшаш. Ә йола, гореф-гадәтләре башкача.
Мин үземнең фәнни – эзләнүле эшемне “Без бер тамырдан” дип атадым. Бу эшемдә керәшен татарларының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарс-тан халыклары тормышындагы ролен ачуын дип максат итеп куйдым. Фәнни тикшерү эшенең бурычлары:
- йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәрнең төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен дәлилләү;
- Зәй төбәгендә уздырыла торган йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәрне барлау.
Автор: Гильманова Гульнара Равефовна