Главная / По типу материала / Материалы МО

М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе эше нәтиҗәләре (2012/2013 нче уку елы)

Скачать
35.19 КБ, 362593.docx Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна, 20 Мар 2015

Методик берләшмә җитәкчесе – Мәсгудә Юнысова

Бүгенге көн мәгарифе, белем бирү системасы алдында торган төп бурычларның берсе - җәмгыятьтә яңа карашлы, тирән фикер йөртә алырдай шәхес тәрбияләү. Бу укытуның сыйфатын күтәрүне, укытучыдан үз компетентлыгын үстерү өстендә эшләүне, өзлексез үсештә, хәрәкәттә булуны таләп итә. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртүче укытучыларга аеруча ихтыяҗ зур. Ләкин мөгаллимне мәҗбүр иттерү мөмкин түгел, шуңа күрә омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә укытучыларның методик берләшмәсе зур этәргеч булып тора.

Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе “Укыту һәм тәрбия эшенә шәхси якын килеп, укучыларның индивидуаль сәләтләрен үстерүдә проект – эзләнү методлары куллану” темасы өстендә эшли.

Методик берләшмәнең максаты - балаларның иҗади мөмкинлекләрен исәпкә алып, индивидуаль сәләтләрен үстерү; туган телебездә грамоталы яза һәм сөйләшә белүче, һөнәр сайлауга әзерлекле, коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләргә ия булган әхлаклы шәхес формалаштыру юлларын өйрәнү.

Бурычлар:

  • Татар теле һәм әдәбияты буенча педагогик эшчәнлекнең яңа технологияләрен һәм методларын, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, үз эшчәнлегебезгә кертү.
  • Иҗат лабораторияләрен баету, татар теле һәм әдәбияты кабинетларында эшне план нигезендә алып бару.
  • Эш тәҗрибәсен тарату.
  • Берләшмә 3 укытучыны берләштерә.

    Фамилиясе, исеме

    Пед.

    стажы

    Белеме

    Катего-риясе

    Методик темасы

    Низамиева Рузинә Һади кызы

    29

    Югары

    КДПИ,

    1983

    Югары

    кв. катего-рия

    Милли үзаң формалаштыру максатыннан сыйныфтан тыш эшләрне камилләштерү.

    Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы

    23

    Югары

    КДПИ,

    1989

    1 кв. катего-рия

    Укучыларда милли үзаң формалаштырү

    Җәләлова Лилия Гомәр кызы

    19

    Югары

    КДПИ,

    1993

    1 кв. катего-рия

    Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү

    Укытучының ирешкән уңышлары

    Фамилиясе, исеме

    “Иң яхшы укытучы ” гранты иясе (ике ел рәттән)

    Р.Һ. Низамиева

    “Учитель цифрового века” Дипломы

    Р.Һ. Низамиева

    М.М. Юнысова

    Гимназиянең 90 еллык юбилеен оештыруда актив катнашкан өчен, Буа шәһәре М. Вахитов исемендәге гимназия администрациясенең Мактау грамотасы

    Р.Һ. Низамиева

    М.М. Юнысова

    Л.Җ. Гомәрова

    Район татар теле укытучыларының “Туган тел” мастер - класc бәйгесендә II урын

    Р.Һ. Низамиева

    Татар теленнән республика олимпиадасына призер әзерләгән өчен, ТР мәгариф һәм Фән министрлыгының почет грамотасы

    М.М. Юнысова

    Район шигырь иҗат итүчеләр бәйгесен оештырган һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты

    Р.Һ. Низамиева

    М.М. Юнысова

    Л.Җ. Гомәрова

    “Иң яхшы татар теле дәресе” бөтенроссия конкурсында катнашкан өчен Рәхмәт хаты,

    сертификат

    М.М. Юнысова

    Р.Һ. Низамиева

    Л.Җ. Гомәрова

    2012 / 2013 нче уку елында эш 27 нче августта кабул ителгән план нигезендә алып барылды. Һәр укытучы укучыларның мөстәкыйль активлыгын үстерүгә, алар өйрәнә торган материалны үзләштерүгә, танып белүгә һәм иҗади үзләштерүгә юнәлтә торган, дәресләрне хәзерге педагогик һәм методик таләпләргә җавап бирерлек итеп оештыруга ярдәм итәрлек метод - алымнарны кулланып белем бирде: аңлату, сөйләү-лекция, әңгәмә, өлешчә эзләнү яки эврестик, дәреслек өстендә эшләү, күнегүләр, мөстәкыйль эш, проблемалы эшләү методлары. Бу методлар белән эшләгәндә укытучылар төрле ысуллар, алымнар, чаралар кулланды, яңа технологияләргә мөрәҗәгать итте: балага гуманлы шәхси якын килү; әйләнә-тирәне укыту-тәрбия эшендә катнаштыру; укучыларны проект төзү һәм яклау күнекмәләре өйрәтү; проблемалы укыту (укытучы осталыгы, укучыларның активлыгы һ. б.)

    Быелгы уку елы башка еллардан нык аерылып торды. Гимназия үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ул “М.Вахитов исемендәге гимназиядә бер көн” дип аталган әдәби – музыкаль кичә - очрашу

    буларак оештырылды. Бу юбилейга әзерлек эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары актив катнашты. Кичә-очрашуга сценарий язуда (авторы - Р.Һ. Низамиева), М. Вахитов исемендәге мәктәптә эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, бу мәктәптә белем алган күренекле шәхесләр турында презентация төзүдә, сәхнәдә чыгыш ясауда аларның өлеше зур булды. Укытучылар грамоталар белән бүләкләнде.

    Ел дәвамында укытучыларыбыз сәләтле балалар белән шөгыльләнде. Ул МБнең 27 нче августында кабул ителгән планы нигезендә алып барылды. Татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасында укучыларыбыз үзләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алдылар. 1 укучыбыз - җиңүче, икесе призер булды. 3 - 5 нче февральдә татар мәктәпләрендә укучыларның татар теленнән республика олимпиадасы үтте. Халитова Динара призер булып кайтты.

    Укучының исеме,

    фамилиясе

    Сыйныф

    Фән

    Урын

    Укытучы

    1.

    Гыйматдинова Алинә

    9а (тат. сыйн.)

    Әдәбият

    призер

    Юнысова М. М.

    2.

    Халитова Динара

    9а (тат. сыйн.)

    Татар теле

    җиңүче

    Юнысова М.М.

    3.

    Насыйбуллина Энҗе

    11 (тат. төркеме)

    Татар теле

    призер

    Җәләлова Л.Г.

    Быелгы уку елы К. Тинчуринның 125 еллык юбилеен билгеләп үтү белән башланып китте. Гимназиядә “Еллар үткән саен яктың арта” дип аталган әдәби кичә үтте. Драматургның юбилеена багышлап уздырылган район сочинениеләр конкурсында 8б сыйныфы укучысы Гыйззәтуллина Гөлназның “Халык белән бер сафта” темасына язылган сочинениесе (җитәкчесе – Низамиева Р.Һ ) III урынга лаек булды.

    4 нче октябрьдә район күләмендә укытучылар көне билгеләп үтелде. Бу чарада гимназия укучылары да район мәдәният йортында, укытучылар көненә багышлап, шигырь сөйләделәр.

    Декабрь ахырында Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Коткаручылар көненә багышлап үткәрелгән конкурсның “Сочинение” номинациясендә Мөхәммәтҗанов Азамат (5 нче сыйныф, укытучысы – М.М. Юнысова) һәм Юнысова Гөлия - II урын (8б сыйныфы, укытучысы – Низамиева Р.Һ) алды.

    Гыйнвар ае ахырында К. Насыйри исемендәге фәнни – тикшеренү укуларының район этабында да укучыларыбыз актив катнашты. “Татар филологиясе” номинациясендә Сәмерханова Рузилә II урынга (10 а сыйныфы, укытучысы – М.М. Юнысова), Җәләлов Булат III урынга (9б сыйныфы, укытучысы – Р.Һ. Низамиева) лаек булды.

    1 нче март көнне Яшел Үзән шәһәрендә Яшүсмерләрнең К. Насыйри исемендәге XI төбәкара фәнни-тикшеренү укулары булып үтте. 8б сыйныфы укучысы Гыйззәтуллина Гөлназ (укытучысы – Низамиева Р.Һ) “Катлаулы теманы уңышлы ачу” номинациясендә җиңүче булды.

    14 нче март көнне гимназиядә Шигырь язучылар бәйгесенең район туры үткәрелде. Бәйгене гимназия укытучылары оештырды. 5 – 6 нчы сыйныфлар арасында 5 нче сыйныф укучысы Галимова Назлыгөл (укытучысы – М.М. Юнысова) I урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.

    27 нче мартта Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбендә Салих Сәйдәшевнең иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни - гамәли конференция үткәрелде. Анда 8а сыйныфы укучысы Хөснетдинова Гөлиянең “Салих Сәйдәшев тормышында Буа шәһәре” эше 3 нче дәрәҗә дипломга ия булды. (Җитәкчесе Җәләлова Л.Г.)

    Хөснетдинова Гөлия Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп базасында үткәрелгән “Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә “Сәйдәш эзләре” (Р. Харисның “Сәйдәш яры” поэмасына анализ) эше белән катнашып, сертификат алды.

    Район үзәк китапханәсе мәдәният йортында Г. Тукайның 127 еллыгына багышланган “Туган ягым шигърияте” (“Поэзия родного края”) исеме астында шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрде. Анда катнашкан укучылар грамоталар белән бүләкләнде. (Галимова Назлыгөл (5 нче сыйныф), Гафурова Гөлфинә, Ибраһимов Рифат (6 нчы сыйныф), Гыйззәтуллина Гөлназ (8б сыйныфы).

    Гимназия быел шактый кунаклар да кабул итте. Гимназия юбилее уңаеннан укучылар Гаяз Исхакый исемендәге бүләк лауреаты, шагыйрь, публицист Әхмәт Әхәт улы Рәшит, фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты Ленар Шәйхи улы Җамалетдинов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының фәннәр академиясендә бүлек мөдире Равил Рахмани, “Идел - Пресс” генераль директоры И. Г. Әхмәтҗанов белән очрашты.

    Февраль аенда “Идел” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, бүлек мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин, бүлек мөхәррире Энҗе Басырова белән очрашу булып узды.

    15 – 25 нче февральгә кадәр татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтте. Анда “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә...”-”М. Җәлилнең туган көненә багышланган уен – тамаша, “Халкымның күңел байлыгы”, “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәи сиңа!” темаларына әдәби – музыкаль кичәләр, “Татар телендә иң яхшы диктант язучы” бәйгесе оештырылды.

    Гимназиядә район күләмендә шигырь язучылар бәйгесе үтте. Алдан комиссиягә 60тан артык укучы үз шигырен тапшырды. Укучыларның шигырьләрен җирле шагыйрә Гөлнур Айзетуллова һәм Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге премиясе лауреаты, балалар шагыйре Йолдыз Шәрәпова бәяләде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары шигырь иҗат итүчеләр бәйгесен оештырган һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

    15,16, 17 нче апрель көннәрендә Г. Тукайның тууына 127 ел тулуны, үлеменә 100 ел үтүне искә алып, 9 – 11 нче сыйныф укучылары белән “Без – Тукайлы халык” – Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция, 5 – 6 нчы сыйныфлар өчен “Тукай безнең күңелләрдә” исемле Г. Тукай иҗатына багышланган викторина, 7 – 8 нче сыйныфлар өчен “Тукай” фильмын карау оештырылды. Фәнни-гамәли конференциядә укучылар “Тукай - тәрҗемәче” (Гайнуллина Раилә) , “Тукай һәм дин” (Әпсәләмова Наилә), “Тукай - юмор һәм сатира остасы” (Гыйззәтуллина Гөлназ), “Тукай мәхәббәте” (Хисаметдинов Рәфис) темаларына чыгышлар әзерләделәр. “Без – Тукайлы халык” исеме астында гимназия газеталары чыкты. Бу эшләрне “Яшь талантлар”, “Әдәби сәхнә” түгәрәгенә йөрүче укучылар башлап йөрде.

    Укытучылар дәрестән тыш күп эш башкарды. Алар Буа муниципаль районы сайтындагы материаллардан “Буа шәһәре һәм Буа районының истәлекле урыннары”, “Геральдика”, “Район турында”, “Авыл хуҗалыгы оешмалары” бүлекләрен татар теленә тәрҗемә итүдә катнашты. Бу шактый вакытны алган саллы эш булып чыкты.

    5, 6, 7 нче сыйныфларда әдәбияттан мәктәп туры өчен олимпиада сораулары төзелде, укытучылар район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарларында катнаштылар; сочинениеләр тикшерү, бәйге, аттестация комиссияләрендә эшләделәр.

    30 нчы ноябрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында ”Мәгариф” Ассациясенең V съезды булды. Ул “Татар милли мәгарифе. Нәтиҗәләр һәм перспективалар” дигән тема астында узды. Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Илдус улы Шәрипов, ТР Мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттахов исеменнән Раиф Кәлимулла улы Зиннәтуллин, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, КФУдан Әлфия Шәүкәт кызы Шакирова, Тарих институтыннан Әмирҗан Дәүләтшин, Аксакаллар шурасыннан килгән вәкил, Җырчы Миңгол Галиев һ.б. чыгышларын М.М. Юнысова тыңлап кайтты.

    Р. Һ. Низамиева татар теле укытучыларының “Туган тел” мастер - класc бәйгесендә катнашты һәм II урынга лаек булды.

    Бүгенге көндә кулланылышта булган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең эчтәлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр, 8 нче сыйныфның (татар төркемнәре өчен) татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә, татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларга рецензия язу эшендә катнашты.

    2012/2013 нче уку елында күп эш башкарды. Киләчәктә дә сәләтле укучыларның туган телгә мәхәббәтен сүндермичә эшләргә генә кала. Укучылар район һәм республика күләмендә үзләренең талантларын, иҗади эзләнүчән, ни дәрәҗәдә белемле булуларын таныта алсыннар.

    Соңгы сүз итеп, ”Мәгариф” Ассациясенең V съездында җырчы Миңгол Галиев әйткәннәрне кабатлыйсым килә: “Закон – багана, аны җимереп булмый, ә әйләнеп үтеп була. Безгә бергә һәм бердәм булырга кирәк,” – диде ул. Ромен Ролланның сүзләрен мисалга китерде: ”Ишеттерегез миңа ул милләтнең җырын, әйтәм мин аның үзен.” Бүгенге катлаулы шартларда да башны аска имичә, өметсезлеккә бирелмичә, барыбер, акрын-акрын, үҗәтләнеп алга барырга кирәк. Алга барып булмаса, һич югында бер адым да артка чигенмәскә кирәк!


    Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован