Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү
Тема:Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.
Теманың актуальлелеге.
Татар һәм рус телләренең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Алар сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк һәм сәнгатьле итүдә, фикерне тулырак ачуда зур роль уйныйлар.
Фәнни хезмәтебез шушы ике телдәге фразеологизмнарның дөрес кулланылышын тикшерүгә багышлана.
Матур әдәбияттагы,көндәлек матбугаттагы фразеологизмнарны барлау бик тә кирәкле эш.Бигрәк тә газета-журналлардагы фразеологик берәмлекләрне фәнни күзәтү игътибарга лаек.
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.
Ике телдәге фразеология белән кызыксыну, аның сөйләмне баетуда тоткан урынын билгеләү антик дөнья филологларыннан башлаган, фразеология дигән термин да шуннан килә.
Татар фразеологиясенә теге яки бу күләмдә игътибар итү унсигезенче йөздән башланса да, аңа беренче аңлатма бирүче Каюм Насыйри була. Ф.С.Сафиуллина, Р.А. Юсупов, Э.М.Ахунҗанов һ.б. күп кенә галимнәребез татар һәм рус телләрендәге бу әйтелмәләрне өйрәнүгә зур өлеш кертүчеләр.
Максатыбыз: халык рухының иң матур образлары , тормыш-яшәү үзенчәлекләренең тулы чагылышы гәүдәләнгән басмалардан, хикәяләрдән, әсәрләрдән фразеологик әйтелмәләрне табып, аларга аңлатма бирү, бер телдән икенче телгә калькалаштыру ысулы белән күчкән фразеологизмнарга игътибар итү.
Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Автор: Гисматуллина Альбина Мирзагитовна