Главная / Старшие классы / Родной язык и литература

Иҗат кичәсе

Абдулла Алишка багышланган кичә:

Кичә Абдулла Алишның җыры белән башлана:

1нче алып баручы:- Кызыклы һәм тирән мәгънәле әкиятләр язган,

балаларның якын дусты булган каһарман шагыйребез Абдулла Алишның зур 100 еллык юбилеы.

2нче алып баручы: - Абдулла Алишның әкиятләре белән без балалар бакчасыннан ук таныш, аларны яратып укыйбыз. Ул М. Җәлил кебек героик көрәше, батырлыгы белән дә билгеле шәхес. Аның тормышы – батырлык үрнәге. Абдулла Алишның сугыш әсирлегендәге батырлыгының нигезе балачакка ук барып терәлә.

(Автобиография мултимедия белән бара)

1нче алып баручы:- Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында укымышлы гаиләдә туа. Бик зирәк бала була. Әнисе бик акыллы, нечкә күңелле кеше, оста итеп бәетләр чыгаручы була.

2нче алып баручы:- Башлангыч белемне 6-7 яшендә әтисеннән ала. Башта мәдрәсәдә, аннан соң күрше авылга йөреп укый.Абдулла кечкенәдән белемгә омтыла, фәннәрне яхшы үзләштерә; әкиятләр, тапкыр сүзләр, мәкальләр, җыр-бәетләр ярата. Аларны тиз отып ала,җыя. Спас педагогия техникумы каршындагы 7 еллык рус мәктәбендә укый.

1нче алып баручы:- танылган балалар язучысы Абдулла Алиш сугыш алды елларында Казанда яши. Ул инде танылган балалар язучысы.( “Бәтиләр”шигыренә уен-җыр.)

Үсә безнең фермада

Бик күп нәни бәтиләр.

-Бә!- диләр, - бә!- диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

- Ничек исемнәрегез? –

Дип сорагач, бәтиләр:

- Бә! – диләр, - бә! – диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

- Сезгә ничә яшь? – дигәч,

Аңламыйлар бәтиләр:

- Бә! – диләр, - бә! – диләр,

Башка берни әйтмиләр.

- Шәл бәйләргә йон безгә

Бирегезче, бәтиләр!

- Мә! – диләр, - мә! – диләр,

Бөдрә тунлы бәтиләр.

1927-30 елларда Казан җир төзү техникумында укый. Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар – язучының иң актив иҗат чоры.

2нче алып баручы:- Сугыш башлангач Абдулла Алиш та кулына корал алып сугышка китә, солдат-радист була. Әнисе улына багышлап шигырь яза.

( ике укучы шигырьне укый, тын гына музыка уйный.)

1 укучы

Балаларым, сугышларга

Батыр булып керегез.

Безнең изге җиребездән

Фашистларны куыгыз!

Булма куркак, бул гайрәтле,

Сугышларга кергәндә.

2 укучы

Үз-үзеңне аяма,

Дошманнарны күргәндә.

Әгәр дошман каршы килсә,

Мылтыктан рәхимсез ат.

Минем теләгем шул сиңа:

Батыр исемен алып кайт.

Абдулла Алиш Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша, 1941 елның 12 октяберендә әсир төшә.

1нче алып баручы:- Ах, бу сугыш! Ачы язмыш Абдулла Алишны төрле сынаулар алдына бастыра, ләкин ул туган иленә,туган халкына соңгы минутларына кадәр тугры кала. Тоткынлык чорында шигырь һәм әкиятләр яза, 2-3 блокноты була, әмма язганнарының бик аз өлеше генә туган илгә әйләнеп кайта.

Абдулла Алиш туган илгә булган хисләрен шигырьгә салган (ике укучы шигырь сөйлиләр “Үзем турында җыр”)

1укучы

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә,

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам мин, дип, туган илемә.

Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,

Ләкин илең ирексез калсын, дип,

Әйтер идем: мине зинданга сал,

Фәкать илем ирекле булсын, дип.

2 укучы

Ничек тели җаның, шулай яшә,

Кара кашлы кызлар үзеңә,

Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел.

Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын;

Алтынны ул чүпкә санар.

Иң кыйммәтле күрер ватанын.

2нче алып баручы:- Озак еллар буе А. Алиш һәм башка җәлилчеләрнең исемнәре Җәлил нуры яктысында тоныкланыбрак торды. 1996 елда бу хата төзәтелде. Казанда Җәлил һәйкәле янындагы стенага җәлилчеләргә барельеф куелды.

1нче алып баручы: - Казан шәһәренең 55нче мәктәбе А.Алиш исемен йөртә, анда әдипнең музее оештырылган. Казанда Алиш исемендәге мәдәният йорты бар, туган авылы Көектә аңа һәйкәл куелды. 1996 елда А, Алиш исемендәге премия булдырылды.

2нче алып баручы:- Болар барысы да Алиш истәлегенең халык күңелендә яшәвен раслый. Халкым үзенең батырларын онытмый, аларны хөрмәт итә һәм горурлык белән искә ала. Мәхмүт Хөсәеновның шигыре моңа бер мисал булып тора: (“ Язучы да Алиш, батыр да “ шигыре укыла)

Язучы да Алиш, батыр да,

Яшен булып, яуда яшьнәгән!

Ил алдында тик бер тапкыр да,

Мин – батыр дип гайрәт чәчмәгә.

Ия булган тыйнак холыкка,

Ядкарь итеп исемен язмаган.

Ил-анасын кара коллыкта

Күңелендә йөрткән, назлаган.

Бик авырын юлның сайлап ул,

Кыю кичкән үлем даласын.

Яшь буыннар өчен маяк ул:

Рухландырыр балам баласын!

Олы җанлы ирләр сугышта

Уйлый илен соңгы сулышта.

1нче алып баручы:- Балалар язучысы А.Алиш әкиятләр жанрын үстерүгә зур игътибар бирә. Аның балалар өчен иҗат иткән 25ләп әкияте бар. Алар сурәтләүләргә һәм образларга бик бай, уку өчен бик җиңел. Әдипнең тормышы безгә үрнәк булган кебек,аның әкиятләре дә безне яшәргә өйрәтә.

2нче алып баручы:

Кемгә генә якын түгел

Әкиятләр дөньясы?!

Әкиятне яраталар

Кечесе һәм олысы.

Ул дөньяда ни генә юк?!

Бар да серле, тылсымлы.

Бил бирмәс батыр егетләр

Коткаралар халыкны.

1нче алып баручы:

Күз йомганчы әллә кая

Шундук очып китәсең.

Теләсәң, дөнья читенә

Бик тиз барып җитәсең.

Хәзер сезнең белән барыйк

“Әкият” дигән илгә

“ Сертотмас үрдәк” әкиятен

Әйдәгез карыйк бергә.

(Авыл урамы. Агачлар. Алгы планда матур авыл өе. Йортта хуҗа, эт, каз, сарык, кәҗә, тавык, әтәч.)

Алып баручы:

Бик еракта яшәсәк тә,

Өебез безнең бик шәп.

Хуҗабыз уңган, булдыклы,

Беләсездер сез дә шәт,

Беркөнне этен ияртеп,

Хуҗабыз китте ауга.

Әйтте:

-Торыгыз әйбәт, бик тату,

Чыкмасын йортта гауга.

Минем ауга киткәнемне

Һичкем белә күрмәсен,

Акбайның өйдә түгеллеген

Берегез дә әйтмәсен.

Эт.

Хуҗаны ялгыз урманга

Ауга җибәреп булмый.

Мин өйдә чакта бу йортка

Һичкем үтеп кералмый.

Песи.

Борчылма син, тәртип булыр:

Йортта калам мин – Мияу,

Колакларым шәп ишетә,

Мин бит һәрвакыт уяу.

Алып баручы.

Ике-өч көн үтеп китте...

Хуҗа кайтмый да, кайтмый.

Берсен җибәрергә булдык,

Кайтмасын аны тапмый.

Җыелыштык киңәшергә

“ Кемне җибәрик?”- диеп,

Сүз алып сөйли башлады

Ана каз башын иеп.

Каз.

Кәҗә барсын, бик зиһенле:

Ул - өйнең аксакалы.

Бу дөньяда озак яши,

Тапса, ул табар җаен.

Кәҗә.

Әйтмәгез дә. Мин баралмыйм:

Күзләрем начар күрә.

Урманда бүре дә күрсәм,

Чәчләрем тора үрә.

Минем сезгә киңәшем шул:

Барсын эзләргә сарык.

Сарык.

Юк, баралмыйм, көчем дә юк,

Мин бит шул хәтле арык.

Мин үрдәкне тәкъдим итәм:

Ул коры җирдә йөри,

Оча белә, йөзә белә,

Моны бары ул үти.

Әтәч.

Мин дә моңа каршы түгел,

Ләкин ул бик күп сөйли.

Өйдәге булган хәлләрне

Читләргә чәчеп йөри.

Тавык.

Җибәреп ялгышмыйк тагы

Орышырга ярата.

Йорттагы кош-корт турында

Ул бит гайбәт тарата.

Үрдәк.

Җибәрегез, ышаныгыз.

Беркемгә берни әйтмәм,

Менә хәзер җыенам да

Эзләргә чыгып китәм.

Җыр.(Бергәләп җырлыйлар.)

Хуҗабызны тапкач, бергәләп

Өебәзгә кайт, үрдәк.

Эһ, дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз, үрдәк,

Басма өстендә каз, үрдәк.

Кыйгык-кыйгак, бак-бак,

Басма өстедә каз, үрдәк.

Алып баручы.

Барыбыз да озатып калдык.

Бик күп киңәшләр бирдек.

Өй саклаучысыз калды, дип

Әйтмә беркемгә, дидек.

Сертомас шушы китүдән

Өйгә кайтмады кабат.

Ни булганын аның белән

Белдек эзләгәч кат-кат.

Өйдән чыгып китү белән

Бик тиз үткән басуны.

Күз йомганчы йөзеп чыккан

Юлындагы дәрьяны.

Аннары килеп кергән ул

Кап - караңгы урманга.

Һәм киткән эзләп хуҗаны,

Каранып сулга – уңга.

Беркем белән сөйләшмәгәч,

Шундый кычыткан теле.

Бик шатланган каршысына

Чыккач энәле керпе.

Үрдәк.

Керпе дускай,сине күргәч,

Шатлыгым эчкә сыймый.

Арыдым эзләп хуҗаны,

Аяклар берни тоймый.

Алып китте этебезне,

Өй дә сакчысыз калды.

Үзе белән тагын әле

Мылтыгыбызны алды.

Керпе.

Мин күрмәдем беркемне дә,

Сиңа бирәм бер киңәш:

Бу турыда башкаларга

Сөйләмә үрдәк иптәш.

Алып баручы.

Шулай диеп керпе киткән

Үрдәк килгән юл буйлап.

Аларның өенә барып,

Тычкан тотарга уйлап.

Сертотмас та китеп барган

Эчкә таба, урманга

Әй. Шатланган каршысына

Килгән соры куянга.

Үрдәк.

Куян дускай, күрмәдеңме

Мылтыклы бер кешене?

Булырга тиеш янында

Сакларга барган эте.

Авыл читендә торабыз,

Калмады сакчы өйдә.

Эзли –эзли хуҗабызны

Бетте көч – куәт. Хәл дә.

Куян.

Куян әйткән:”Син сереңне

Ник читләргә сөйлисең?

Сер сакларга кирәклеген

Әллә инде белмисең?”

Алып баручы.

“сертотмас” та ялгышканын

Бик тиз төшенеп алган.

Тик бераздан сөйләмәскә

Кирәклеген оныткан.

Бераз баргач, каршысына

Килеп чыккан бер бүре.

Сөйләмәскә дигән серне

Мода сөйләгән кире.

Соры бүре тыдлап торган

Аны ачуы килеп:

“Сер сөйләргә ярамый!” - дип,

Шуннан барган ул китеп.

Аюны да очраткач,

Бөтен серне сөйләгән,

Аюдан да “Сертотмас”ка

Мактау сүзе тимәгән.

Аю.

Бу урманның хуҗасы мин,

Бик тә тәртип яратам.

Артыгын сөйләгәннәргә

Миндә һич юк ихтирам.

Алып баручы.

Шуннан моныд каршысына,

Төлке килгән елмаеп.

Төлке.

Нишләп йөри бу матуркай

Карурманда модаеп?

Әгәр ярдәм кирәк булса,

Аны син миннән сора.

Калдыраммы якын дусны

Мин бәладә - кайгыда?!

Дустым, хәзер кереп бераз

Ял итик минем өйдә.

Аннан хуҗаңны эзләрбез

Бергәләп, киттек, әйдә!

Алып баручы.

Алып киткән оясына

Ул башсыз “сертотмас”ны,

Бүлеп биргән төшке ашка

Балаларына аны.

Шушы хәбәрне ишеткәч,

Үрдәкне бик кызгандык.

Сер саклауның кирәгенә

Тагын бер кат ининдык.

Хуҗа эте белән чыга да качып тора. Төлке килә.

Хуҗабыз этебез белән

явызны саклап торган.

Аннан мылтыгыннан аткан

Һәм тиресен салдырган.

Төлке егыла. Хуҗа төлкене эте белән алып китә.

Безнең халык “озын тел”не

Беркайчан да мактамый.

Балалар, бездән киңәш шул:

Булмагыз сез дә шундый!

Катнашучы артистлар барысы да сәхнәгә чыгалар, саубуллашу җыры башкарыла.(“Бөрлегәнем” җыры көенә).

Әкиятебез инде тәмам,

Ошадымы ул сезгә?

Әгәр кимчелекләр булса

Гафу итегез безне!

Әйе, кимчелекләр булса,

Гафу итегез безне.

Сезнең белән очрашу да

Сизелми бик тиз үтте.

Инде хәзер саубуллашу

Вакыты килеп җитте.

Әйе,хәзер саубуллашу

Вакыты килеп җитте.

Тәмам.


Автор: Шарафутдинова Лейля Миргалимовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Иҗат кичәсе Шарафутдинова Лейля Миргалимовна 20 Мар 2015
документ Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе. Ашрафуллина Розалия Ильдаровна 20 Мар 2015
документ Иҗат җимешләребез Исрафилова Алфия Рафаеловна 20 Мар 2015
документ Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы. Фаррахова Резеда 20 Мар 2015
презентация Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы. Валиева Сюмбель Миннулловна 20 Мар 2015
документ Халкымның иҗат хәзинәләре. Хабибуллина Резеда Аликовна 1 Апр 2015
документ Иҗат иткән шигырьләрем Гарипова Рузиля Салихзяновна 1 Апр 2015
документ “ Гыйбрәтле язмыш, гыйбрәтле иҗат.” Бадретдинова Дина Салимовна 1 Апр 2015
документ Иҗат җимешләре Алексеева Миляуша Робертовна 1 Апр 2015
документ Минем иҗат иткән уеннарым. Хузина Лейсан Талгатовна 9 Апр 2015
документ Иҗат элементларын кулланып хикәя төзергә өйрәтү Миркасимова Гульшат Габдулловна 16 Окт 2015
разное Муса Җәлил.Хәтер кичәсе Галиуллина Эндже Равиловна 20 Мар 2015
разное Муса Җәлил.Хәтер кичәсе Галиуллина Эндже Равиловна 20 Мар 2015
документ Табышмаклар кичәсе. Хабибуллина Резеда Аликовна 20 Мар 2015
разное "Алтын көз" кичәсе Гатауллина Ильмира Хафизовна 31 Мар 2015
разное "Алтын көз" кичәсе Гатауллина Ильмира Хафизовна 31 Мар 2015
документ Чыгарылыш кичәсе Галлямова Гульнара Мазитовна 31 Мар 2015
документ Тукай кичәсе Гарифуллина Фарида Фаритовна 4 Апр 2015
документ Тукай кичәсе Шириева Миляуша Расуловна 1 Апр 2015
презентация Очрашу кичәсе. Шафеева Диляра Абдулхановна 1 Апр 2015
документ Чыгарылыш кичәсе. Хайруллина Венера Надиловна 24 Дек 2015
документ Дуслык кичәсе Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна 5 Апр 2015
документ "Күңел ачу кичәсе" “Күңел ачу кичәсе” Тәрбияче: Шигаева Л.М Шигаева Людмила Михайловна 27 Окт 2015
документ Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе) Хамидуллина Алсу Фаритовна 20 Мар 2015
документ 5-8 нче класс укучылары белән эшләү өчен әдәби - иҗат түгәрәге планы. Исхакова Ремзия Абзаловна 20 Мар 2015
разное "Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге" Газимова Айсылу Хамитовна 20 Мар 2015
документ Электив курс "Иҗат чишмәләре саекмый" Шакирова Марьям Ваккасовна 20 Мар 2015
документ Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә. Султанова Гульнара Сереновна 20 Мар 2015
документ Рәсемләү: математикадан – хайваннар дөньясына (“Нәфис иҗат итү” юнәлеше буенча өстәмә белем бирү программасы) Шакиров Булат Махмутович 30 Мар 2015
документ Газета, журналларда басылып чыккан иҗат эшләре турында мәгълүматлар. Нурлыева Лайла Валиевна 31 Мар 2015
документ Гасырларны кичкән бу шәхес (Г.Бәшировның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә) Рамазанова Розалия Гарифулла кызы Рамазанова Розалия Гарифулловна 1 Апр 2015
презентация Тест "Г.Тукай тормыш һәм иҗат юлы" Миннулина Алсу Басыровна 4 Апр 2015
презентация, документ Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул... Диск Хабибуллина Резеда Аликовна 1 Апр 2015
документ Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү. Хисматуллина Лилия Фаритовна 5 Апр 2015
документ Авторлык программасы. "Иҗат түгәрәге" Сиякина Нәфисә Равил кызы 2 Мар 2016
документ Иҗат проекты"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" Махмутова Зайтуна Гаяновна 27 Фев 2016
документ табышмаклар кичәсе. Мухаметзянова Эльвира Айсаровна 20 Мар 2015
документ Габдулла Тукайны искә алу кичәсе Гардисламова Флюда Мирзовна 20 Мар 2015
документ Яңа ел кичәсе Бадретдинова Дина Салимовна 20 Мар 2015
документ Тукай кичәсе Рахимова Лилия Раскатовна 20 Мар 2015