Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.
Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.
Минем фәнни-тикшеренү эшем – татар әдәбиятына кабатланмас бай иҗат мирасы кертүче Дибәҗә Каюмова турында. Кем соң ул Дибәҗә Каюмова? Якташ язучыбыз Дибәҗә Каюмова – зур талант, гап-гади сүзләрне дә әсәренең иң кирәк җирендә кулланып, иң кирәк урынында аларны алмаз ташыдай ялтыратып, кеше күңеленең иң ерак нокталарына илтеп җиткерә белүче, күңелләрнең иң түрендә әле шытып кына яткан иң кирәк хисләрне таба белеп, аларны язгы ташкыннар сыман ургыта белүче олы сүз остасы дип әйтсәк тә була. Шуңа күрә, аның тормышын, иҗатын алга таба да өйрәнергә кирәк дип саныйм.
Беренчедән, бу татар язучысының үзен, әсәрләрен тирәнрәк һәм объектив күзалларга мөмкинлек тудыра.
Икенчедән, аның әсәрләренә анализ ясау аның әдәбиятта тоткан урынын төгәлрәк ачыкларга ярдәм итә.
Өченчедән, әсәрләрендә яктыртылган темалар аның чыннан да халыкка якын торуын дәлилли.
Шулай итеп, Дибәҗә Каюмованың туган якка, туган халкына багышлап язылган әсәрләрен өйрәнү алынган теманың актуаль булуын күрсәтә.
Фәнни эшемнең темасы: “Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе ” дип атала.
Өйрәнү объекты : Дибәҗә Каюмованың тормыш юлы.
Өйрәнү предметы : Дибәҗә Каюмованың күпкырлы иҗаты.
Фәнни эшемнең максаты һәм бурычлары: Дибәҗә Каюмованың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнеп, тулы бер мәгълүмат җыеп, халкыма тарату. Максатыма ирешү өчен мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
Эзләнү процессы:
Нәтиҗә:
Алабуга җирлегенең күренекле вәкилләре турында һәм Дибәҗә Каюмованың иҗади мирасын өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:
Дибәҗә Каюмова - үз халкының күренекле вәкиле булып
Автор: Ашрафуллина Розалия Ильдаровна