Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул... Диск
1 нче алып баручы.
Хәерле көн кадерле кунаклар,укытучылар,укучылар!Бүгенге безнең кичәбез Әлмәт драма театрына багышлана.
2 нче алып баручы.
Татар театры туган көннән
Тукай әйткән сүзләр хәтердә.
Безнең дә бит Әлмәт театры
Шул бәягә лаек хәзер дә...
Укучылар чыгып чыгышларын ясыйлар.
Менә инде өч елга якын Бөек Ватан сугышы бара.Фронтлардагы зур җиңүләр белән рухланган тыл яңадан-яңа хезмәт батырлыклары күрсәтә.Әнә шундый бөек сугыш барган вакытта,зур булмаган район үзәге Әлмәттә татар дәүләт драма һәм комедия театры 1944 нче елның март аенда төзелә.Аның авыр һәм мактаулы юлга чыгуына күп еллар үтте.
Театрны тудыруда зур тырышлык күрсәткән, сәнгатькә гашыйк булган беренче җитәкчеләрне һәм артистларны Г.Хәбибов,Н.Дәүләтшина,Х.Маннурова, Т.Җаббарова, К.Еникиев,Х.Җәләлетдинов һәм башкаларны без бүген зур ихтирам белән искә төшерәбез.....
Автор: Хабибуллина Резеда Аликовна