5-8 нче класс укучылары белән эшләү өчен әдәби - иҗат түгәрәге планы.
Әдәбият-иҗат түгәрәге – сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади фикер йөртүен үстерү буенча дәрестән тыш эшләрнең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе. Туган телебез – искиткеч бай, матур, аһәңле тел. Аның бөтенлеген, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на кертелмәгән әдәби әсәрләрне өйрәнү, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү,иҗади шәхес тәрбияләү, милли үзаң булдыру – бу хезмәтнең төп максаты.Әдәбият белән кызыксынучы балалар өчен иҗат итү серләренең тәмен, серен, нечкәлекләрен җентекләп өйрәнү, киң мәйдан ачу түгәрәк утырышларыннан башка мөмкин түгел. Озак еллардан бирле “Каурый каләм” әдәбият-иҗат түгәрәге белән җитәкчелек итү моны ачык дәлилли. Түгәрәк утырышларында иҗат җимешләрен бергәләп редакцияләү, газетага тәкъдим итү кебек эш төрләренә дә мөмкинлекләр зур.
Бу хезмәт 5-8 нче класс укучылары белән эшләү өчен тәкъдим ителә.
Автор: Исхакова Ремзия Абзаловна