Главная / Дошкольное образование / Разное

Иҗат элементларын кулланып хикәя төзергә өйрәтү

Скачать
45 КБ, 1219881.doc Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна, 16 Окт 2015

Иҗат элементларын кулланып хикәя төзергә өйрәтү

Хикәяләү – нинди дә булса фактны мөстәкыйль рәвештә киңәйтеп хикәяләп бирү. Хикәяләү – эчтәлек сөйләүгә караганда катлаулы эшчәнлек. Бала өчен материалны системалаштыру,план буенча сөйләү җитди бурыч булып тора. Балага хикәясенең кирәклеген төшендерергә, аның сүзләрен куәтләргә, хупларга кирәк. Бала үзенең хикәясеннән канәгатьләнү алырга,сөйли белүен тоеп,шатлык хисе кичерергә тиеш.

Хикәяләү формалары буенча сюжетлы һәм тасвирлаулы булалар. Тасвирлау – аерым предмет(җанлы,җансыз) яки күренешнең характерлы билгеләрен ачып бирү. Анда дөрес билгеләмәләр, образлылык элементлары була. Тасвирлаулар бала өчен кызыклы булырга тиеш. Тасвирлау хикәясенә билгеле бер төзелеш,композиция хас. Башта предметның исеме атала,аннан соң аның характерлы билгеләре, кулланылышы аңлатыла. Тасвирлау хикәяләре:чагыштырулы һәм аңлатмалы була. Тасвирлап сөйләргә өйрәтү ике контраст билгеле предметлар мисалында алып барыла. Мәсәлән,ике предмет башта – озынлыклары, аннары - төс, материал, формасы буенча чагыштырыла. Тикшерү элемент-лары кергән аңлатмалы хикәяләр куллану файдалы.

Сюжетлы хикәя – нинди дә булса герой белән булган вакыйганы вакытына туры китереп сөйләү. Мондый сюжетлы хикәяләрне төзергә баланы алдан хәзерләргә кирәк. Эш вакытында төрле алымнар кулланыла: мәсәлән, хикәянең ахырын гына уйлап чыгару, вакыйганың булган урынын гына тасвирлау яки катнашучыларның диалогын уйлап табу. Сюжетлы хикәяне бала үз исеменнән дә сөйли ала (әгәр ул чынлыкта булган күренеш турында сөйләсә). Бу очракта хикәянең эчтәлеге тагын да зуррак мәгънәгә ия була. Балага эш кушканда ике факторны истә тотарга кирәк:

1) автор нәрсә турында сөйләргә тиеш?

2) ул моны нинди психологик процесска нигезләнеп эшләячәк?

Шуның өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төрле категорияле хикәя кулланырга тәкъдим ителә:

· тәҗрибә буенча хикәяләү;

· тәрбияченең үрнәк сөйләме буенча хикәяләү;

· иҗади (үзе уйлап) хикәяләү.

Беренче ике очракта да чынлыкта булган предмет һәм күренешләр өстенлек итәләр һәм бала төгәл фактлар белән сөйләргә тиеш була. Ә иҗади хикәяләү күрсәтмә материалга да нигезләнергә мөмкин. Эшләү практикасында хикәяләүнең бу төрләрен катнаштыру очраклары да күзәтелә. Балаларга иҗат эше өчен шартлар тудыру һәм аларга иҗат итү тәҗрибәсе бирү – һәр педегогның даими эш мәйданчыгына әвереләүе мөһим. “Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп иҗади эшли белү сәләте кыйммәт”,дип әйтә татар халкы. Әгәр дә балада иҗади эшли белү сәләте формалашса, ул үз гомерендә меңләгән әйбер эшли алачак һәм нәрсәләр иҗат итәргә кирәклеген ул үзе үк билгеләячәк. Шуңа күрә дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда иҗади сәләт формалаштыруга, үстерүгә һәм камилләштерүгә җитди игътибар кирәк. Бу, әлбәттә, бәйләнешле сөйләм үстерүдә дә зур роль уйнаячак.

Немец психологы Вильям Штерн(1871-1938) тәгълиматы буенча балаларның 3%ында гына иҗади сәләт үзеннән үзе формалаша, ә башкаларына исә тышкы этәргеч көч кирәк. Димәк, балалар бакчасы нәниләрнең сәләтләрен үстерүдә ышанычлы тышкы этәргеч көчкә әверелергә тиеш.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда иҗади сәләт формалаштыру һәм камилләштерү,аларга иҗади эш күнекмәсе бирү кичә, бүгенге һәм иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйләүче, үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланы мәктәпкә әзерләгәндә, хәзерге мәктәпкәчә педагогика белем бирүнең төрле вариантларын, яңа техно-логияләр һәм методлар, алымнар, ысуллар, формаларын тәкъдим итә. Иҗади сәләт һәм интеллект үстерүне үз агымына куярга һич ярамый. Чөнки кызыксынучанлык,яңалыкка омтылу,эзләнүчәнлек,мөстәкыйльлек кебек мөһим сыйфатлар нәкъ менә балачакта формалаша. Фәнгә, интеллектуаль уеннарга тотрыклы кызыксыну булдыру, иҗади фикер йөртү методлары һәм алымнары белән таныштыру педагогның төп максаты булырга тиеш. Һәр бала иҗади сәләткә ия һәм, теләсә нинди эшчәнлеккә өйрәнгән кебек, иҗади фикерләүгә дә өйрәнеп була. Шуңа күрә балаларның яшенә һәм зиһенгә алу дәрәҗәсенә карап, балалар чишә ала торган проблемалар бирелә.

Сөйләмнең барлык формалары балаларның аң үсеше белән бәйләнгән. Бала, үзенең уенын формалаштырганда, сөйләм формасын үзләштерү юнәлешендә дә эшли һәм, киресенчә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү белән, без аның уй культурасын, фикер йөртү сәләтен үстерү өстендә дә эшлибез.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүзле иҗаты үсешендә төп рольне тәрбияче позицисе уйный. Тәрбияченең табигать матурлыгын күз алдына китереп бастырырлык, геройның әхлакый гүзәллеген ачарлык һәм тирән хис-тойгылар, уй-кичерешләр тудырырлык итеп сөйләве, бала өчен үрнәк булып тора. Шулай ук бу эшне ныгыту өчен, махсус ситуацияләр уйлау кирәк (рольле уеннар, балалар иртәләрендә чыгышлар, әкият кичәләрендә катнашу һ.б.).

Балаларның хикәя, әкият төзүгә булган сәләтен ныгыту өчен, сүзле һәм дидактик уеннар кулланырга мөмкин. Балаларның юмор хисен, кыска һәм образлы хикәяли белүләрен үстерүдә халык уеннарының роле зур. Ә әкият сөйләү барышында балаларны “көлдергечләрне” сизәргә, ә соңрак балаларның үзләренә дә көлдергечләр иҗат итәргә, сөйләп карарга тәкъдим итәргә мөмкин.

Кайбер шогыльләрдә хикәяне бүлекләп сөйләү алымы кулланыла. Бу эш күбрәк балалардан сорарга мөмкинлек бирә. Өстәмә ысуллар буларак хикәянең ахырын сөйләп бетерү, вариантлар әйтү, сораулар бирүдә дә кулланырга мөмкин. Өйрәтүче ысул буларак бәя кую ысулы бар. Бәя кую мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кызыксындыру өчен уңайлы. Чөнки алар алда баручы баладан үрнәк алалар.

Кайбер балаларга үзләренең хикәяләрен төзәтергә, тулыландырыр-га, үзгәртергә һ.б. тәкъдим итәргә була. Шуны истә тоту зарур: иҗади, әдәби эшчәнлеккә бәя бирү тактлы булырга тиеш. Сорауларны эчтәлекне сөйләгәннән соң бирергә кирәк. Эчтәлекне сөйләгәннән соң, әгәр әсәрдә диалог булса, рольләргә бүлеп сөйләргә була. Кайбер фразаларны барлык балалар белән кабатларга мөмкин.Аерым шогыль-ләрдә, эчтәлек сөйләгәннән соң, уен-драматизация яки текстны сәхнә-ләштерү әһәмиятле.

Иҗат элементларын кертеп хикәя төзергә өйрәткәндә, тәрбиячегә балаларны өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлекләр ачыла. Бу шогыльләрдә, күп төрле ситуацияләргә кагылышлы фикер йөрткәндә балаларның эчке доньясы, уй-кичерешләре, доньяга карашы, үзара мөнәсәбәтләре киң чагылыш таба.

Мәсәлән, “Әйберләрне җанландыру (ишек)” темасын алганда, җансыз әйберләрне җанландыру, алар исеменнән хикәяләр төзү, бала-ларның иҗади күзаллау сәләтен баету максаты куела.

- Бу әйбер сезгә танышмы? (Ишекне күрсәтә). Ул нәрсәгә кирәк?

- Кешеләрне кертер-чыгарар өчен.

- Төзүчеләр бакчаны төзегән вакытта куйганнар.

- Ә алар аны кайдан алганнар?

- Ясаганнар.

- Нәрсәдән?

- Такталардан.

- Ә аларны кайдан алганнар?

- Агачны ярганнар һәм такталар барлыкка килгән.

- Хәзер шул сөйләшүне хикәя итеп кем сөйли ала?

- “Урманда агач үсеп утырган. Аны пычкы белән кисеп аударганнар. Аннары КамАЗ машинасына салып шәһәргә алып киткәннәр. Агачны ярганнар да такталар барлыкка килгән. Соңыннан такталарны шомартканнар һәм ишек ясаганнар. Ишеккә тоткалар куйганнар, матур итеп буяганнар һәм шушы бүлмәгә китереп урнаштырганнар.

Иҗади мәсьәләне кую һәм чишү.

- Күз алдыгызга китерегез: ишек җанлана һәм телгә килә. Ул безнең кебек фикерли һәм сөйли ала. Без өйгә кайтып киткәч, ишек нәрсәләр эшли, ниләр уйлый икән? (Балаларга уйлар өчен берникадәр вакыт бирелә).

“Без кайтып киткәч, ишек урыныннан кузгала да йокы бүлмәсендәге ишек янына килә.

- Әйдә, без синең белән урыннарны алышып басыйк әле. Кайсыбызга эш күбрәк икән?-ди.

Алар урыннарын алмашып басканнар. Яңадан сөйләшәләр икән.

- Йокы бүлмәсендә басып тору җиңелрәк икән. Монда йокларга гына кереп-чыгып йөриләр. Ә минем үз урынымда көн озын ачылып-ябылып торырга туры килә.”

- Ишекне каты итеп ачканда-япканда аңа ошамый.

“Мине йомшак кына ачып-япсалар бигрәк рәхәт инде.Ярый әле мине унберенче төркем бүлмәсенә куйдылар. Монда балалар тәртипле,мине этеп-төртеп, тибеп ачучы да юк. Миңа бик рәхәт. Ә Венера апа мине сабынлап юып кына тора...

Сөйләшү темасы буенча рәсем ясау.

Рәсемнәрне карау, эчтәлекләре буенча фикер алышу, бәяләү.


Автор: Миркасимова Гульшат Габдулловна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
документ Иҗат элементларын кулланып хикәя төзергә өйрәтү Миркасимова Гульшат Габдулловна 16 Окт 2015
документ 3нче сыйныфта "Барысын да яратам "темасына Сингапур структурасы элементларын кулланып уздырылган Әдәби уку дәресе Хакимова Гузалия Рафкатовна 30 Мар 2015
документ “Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”. Валиуллина Ильсеяр Рустамовна 1 Апр 2015
документ Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары. Рахманова Гульнара Зофаровна 28 Апр 2015
презентация, документ Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Ахмадуллина Айгуль Гумаровна 31 Мар 2015
документ Тема:”Яшь сәүдәгәрләр” Заман  технологияләрен  кулланып  үзара һәм зурлар белән  көндәлек тормышта  аралашырга өйрәтү. Фаттахиева Гульчачак Шамсивалиевна 11 Апр 2015
разное Иҗат кичәсе Шарафутдинова Лейля Миргалимовна 20 Мар 2015
документ Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе. Ашрафуллина Розалия Ильдаровна 20 Мар 2015
документ Иҗат җимешләребез Исрафилова Алфия Рафаеловна 20 Мар 2015
документ Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы. Фаррахова Резеда 20 Мар 2015
презентация Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы. Валиева Сюмбель Миннулловна 20 Мар 2015
документ Халкымның иҗат хәзинәләре. Хабибуллина Резеда Аликовна 1 Апр 2015
документ Иҗат иткән шигырьләрем Гарипова Рузиля Салихзяновна 1 Апр 2015
документ “ Гыйбрәтле язмыш, гыйбрәтле иҗат.” Бадретдинова Дина Салимовна 1 Апр 2015
документ Иҗат җимешләре Алексеева Миляуша Робертовна 1 Апр 2015
документ Минем иҗат иткән уеннарым. Хузина Лейсан Талгатовна 9 Апр 2015
документ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану Исмагилова Гузалия Ильтзаровна 1 Апр 2015
документ ФГОС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану Нуруллина Эльмира Фирдавесовна 7 Дек 2015
документ Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Фахриева Хакимя Салиховна 20 Мар 2015
презентация Презентация. ДЙА. Кыска изложение язарга өйрәтү Шарифуллина Разиля Ильясовна 20 Мар 2015
разное Ачык дәрес Тема: Дөрес сөйләргә өйрәтү күнегүләре Хасаншина Лейсан Илдусовна 20 Мар 2015
разное Пиктограммалар ярдәмендә татар теленә өйрәтү Макашева Рузалия Габдулхаковна 30 Мар 2015
разное Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү Нургатина Гузалия Губейдулловна 31 Мар 2015
документ Мәсьәләләр чишәргә өйрәтү. Хайруллина Гульсиня Асадулловна 31 Мар 2015
документ Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү проекты Лутфуллина Зиля Анасовна 31 Мар 2015
документ Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН Марданова Альфия Рашитовна 31 Мар 2015
документ Уен өйрәтү алымы. Чыгыш. Хузина Лейсан Талгатовна 31 Мар 2015
разное Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме. Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 4 Апр 2015
документ Балаларны диалогик сөйләмгә өйрәтү. Халимова Рузалия Рифкатовна 1 Апр 2015
документ Балаларны дәүләт телләренә өйрәтү Мавлиева Занфира Ситдиковна 20 Ноя 2015
документ Сочинение язарга өйрәтү Миннибаева Дамира Летфулловна 13 Дек 2015
документ Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль Саляхова Филия Фарахутдиновна 20 Мар 2015
презентация, документ Билгесез үткән заман хикәя фигыль Баширова Айгуль Исламовна 20 Мар 2015
документ Хикәя фигыль заманнарын кабатлау хазипова 20 Мар 2015
презентация Хикәя фигылнең билгеле киләчәк заман формасы. Каюмова Гульнара Ирековна 20 Мар 2015
презентация Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль Ахтямзянова Милеуша Хузеевна 20 Мар 2015
документ Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль Ахтямзянова Милеуша Хузеевна 20 Мар 2015
презентация Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль. Ибрагимова Альмира Халимовна 20 Мар 2015
документ Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль Насипова Лейля Раисовна 20 Мар 2015
документ Үткән заман хикәя фигыль(дәрес) Хуснуллина Гульгена Минасхатовна 20 Мар 2015