Главная /
Старшие классы /
Родной язык и литература
Автор: Исрафилова Алфия Рафаеловна
Иҗат җимешләребез
Скачать
696 КБ, 309827.doc Автор: Исрафилова Алфия Рафаеловна, 20 Мар 2015
Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагында йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына салса, икенчеләр әнә шул хыялый хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрә.
Безнең мәктәп укучылары да кече яшьтән үк иҗат эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Әти-әниләрен, туган якны ярату хисләрен үзләренең иҗатларында чагылдыралар.
Шуңа нәтиҗәләре дә куанычлы. Укучыларым районда һәм республикада уздырылган иҗади конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.
Укучыларның ирешкән уңышларына авылдашыбыз, шагыйрь Илфак Ибраһимовның да йогынтысы зур. Аның укучылар белән очрашуы, шигырьләренә бәя бирүе дә әһәмиятле. Ул – безнең горурлыгыбыз.
Автор: Исрафилова Алфия Рафаеловна
Похожие материалы