Главная / Дошкольное образование / Разное

Сомбелэ бэйрэме.

Сөмбелә бәйрәме (сценарий)

Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән (төрле төстәге яфраклар, яшелчә рәсемнәре…)

Залга бәйрәмчә киенгән балалар керәләр.

Алып баручы: Кадерле балалар, кунаклар! Без сезнеңбелән бергәләшеп «Сөмбелә» бәйрәмен үткәрергә җыелдык. Елның сихри фасылында- көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Ул көнгәалдан ук мул итеп сый- ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Бәйрәмнеңхуҗабикәсе Сөмбеләисемле, алтын-сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгәтапкыр, эшкәуңган кыз була.

Без дәбүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачарбыз.

(Музыка астында Сөмбеләкерә)

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Мин сезне сагынып килдем.

Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче кем белә?

Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!

Алып баручы: Ашлык булып җирдә үсә,

Уңыш бит ул Сөмбелә.

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

Сөмбелә: Сөмбелә, мин, Сөмбелә,

Мине һәркем дә белә.

Илгә байлык китерәм,

Җиргә муллык китерәм.

Алып баручы: Көз килде,

Уңыш җыелды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар

Көзге бәйрәмгә.

1 бала: Киң болыннарда,

Урман кырларда.

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

2 бала: Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае-

Килеп тәҗитте.

3 бала: Урман, кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте дип

Үкенмибез без.

4 бала: Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте

Җылы якка, көньякка.

5 бала: Көзге җил «усал»

Салкын булса да,

Колак- борыннар

Бераз туңса да,

Куркытмый безне

Һичбер суык җил.

Һәрвакыт ямьле

Безнең Туган ил.

6 бала: Күрәмсез дусларым,

Көз килде тышта,

Озак тормас, килер

Ак тунлы кыш та.

7 бала: Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана

Бу кайчак була?

Җыр «Көз»

8 бала: Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

9 бала: Алтын яфрактан,

Алсу яфрактан

Бәйрәмчә итеп

Көз ник киенгән?

Көз ник сөенгән?

10 бала: Ашлыгы уңган,

Җимеше мулдан.

Буралар тулган-

Шуңа сөенгән.

11 бала: Бик күңелле урамда-

Алтын-сары бар дөнья,

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана, туй итә.

(Яфраклар белән бию)

Сөмбелә: Рәхмәт, балалар! Бик матур җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез. Мин сезгә табышмаклар алып килдем, шуларга җавап таба алырсыз микән?

- «Алма!»- дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар? (Алма)

- Озын, яшел- түтәлдә,

Сары, тозлы кисмәктә. (Кыяр)

- Җир астында алтын казык

Алдык без аны казып. (Кишер)

- Үсеп утыра бер чүлмәк

Өстенәкигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

- Ормый, сукмый,

Үзе кешене елата. (Суган)

Сөмбелә: Бигрәк тәтапкырлар икән сез! Әменәөлгерләр микән? Карап карыйк әле.

(Уен «Кем тизрәк җыя»)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез «Көз» җырын җырлыйбыз?

«Көз» җыры

Балалар:Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор hәм алмалар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын, матур төсләр бар.

Балалар:Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, салкын көннәр бар.

Алып баручы: Әйдәгез балалар «Көз hәм яңгыр» уенын уйнап алыйк.

Балалар: Исәнме, Көз, алтын Көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз: Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгәаяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

Балалар: Яңгыр яу, яу, яу, яу!

Бар табигать юынсын,

Тирә -як көлеп торсын!

Яңгыр: Яу, яу, яу!- дип телисез

Әүзегез качып йөрисез.

(Балалар яңгырдан качалар)

Алып баручы: (Кояш рәсеме күрсәтә)

Балалар, кояш чыкты урамга чыгыгыз!

Сөмбелә:Кадерле балалар, кунаклар! Миңа китәр вакыт та җитте. Мин сезгәсәламәтлек, озын гомер телим. Сау булыгыз!

(Сөмбелә күчтәнәчләрен балаларга бирәhәм саубуллашып чыгып китә)

Алып баручы: Менәбәйрәмебез дәтәмамланды.

Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш- борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсәбар?!


Автор: Каюмова Рима Фаизовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Сомбелэ бэйрэме. Каюмова Рима Фаизовна 31 Мар 2015
документ Праздник "Сомбелэ" Назипова Клара Васильевна 10 Апр 2015
разное "Белем бэйрэме" Хисамова Лейсан Миннаиловна 20 Мар 2015
документ Элифба бэйрэме Мусина Гульнара Миркасимовна 31 Мар 2015
документ Энилэр бэйрэме. Загидуллина Гузелия Альфатовна 31 Мар 2015
документ Гаилэ бэйрэме. Гизатуллина Фануза Наиловна 1 Апр 2015
документ 8 март бэйрэме Солтанова Алсу Фанисовна 31 Мар 2015
документ Тукай бэйрэме Гараева Резеда Равилевна 31 Мар 2015
документ Энилэр бэйрэме сценарие! Степанова Светлана Михайловна 31 Мар 2015
разное энием бэйрэме Ахтямова Айгуль Азатовна 31 Янв 2016
документ "Белем бэйрэме" Хисамова Лейсан Миннаиловна 20 Мар 2015
документ Гаилэ бэйрэме (Праздник семьи) Губайдуллина Согда Ахатовна 30 Мар 2015
документ Элифба бэйрэме Мунавирова Ясира Мударисовна 31 Мар 2015
документ Кошлар бэйрэме Валиева Гулшат Харисовна 31 Мар 2015
документ 8 Март - энилэр бэйрэме Шайдуллина Кадрия Салихзяновна 31 Мар 2015
документ Чисталык бэйрэме Шайдуллина Кадрия Салихзяновна 31 Мар 2015
документ Элифба бэйрэме Шайдуллина Кадрия Салихзяновна 31 Мар 2015
документ Элифба бэйрэме Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна 31 Мар 2015
документ "Сэмбэлэ" бэйрэме Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
документ 8 март бэйрэме Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
документ «НАВРУЗ» БЭЙРЭМЕ Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
документ Яна ел бэйрэме Хайретдинова Рамиля Абдулхаевна 31 Мар 2015
документ Сабантуй татар халык бэйрэме Гилязова Чулпан Рамилевна 21 Авг 2015
документ сценарий праздника "Шэжэре бэйрэме" Давлетшина Фания Ринатовна 6 Дек 2015
документ уныш бэйрэме Альмухаметова Венера Рафгатовна 2 Мар 2016
документ Дуслык бэйрэме Давлетшина Лиана Азатовна 28 Фев 2016
разное Балалар бакчасында белем бэйрэме. Шайхутдинова Гузель Робертовна 7 Дек 2015
документ "Яна ел бэйрэме" 5-6 яшьлек балалар очен. Дунаева Галина Николаевна 30 Мар 2015
документ Сценарий праздника "Белем бэйрэме" . Сафина Рамзия Шайхнуровна 31 Мар 2015
документ «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе. Ахтямова Гульназ Мингалиевна 1 Апр 2015
документ Консультация для родителей"Яфрак бэйрэме" Зиннатова Гульнара Бариевна 14 Сен 2015
документ "Каз эмэсе" бэйрэме Абдуллина Рузиля Рафаковна 23 Сен 2015
документ Методическая разработка по развитию речи "Сабантуй татар халык бэйрэме" Гилязова Чулпан Рамилевна 19 Ноя 2015
документ Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе. Сагдиева Лилия Рухатовна 17 Дек 2015
документ "8 март" бэйрэме. Замалиева Эльвира Фэнисовна 15 Дек 2015
документ Сценарий праздника на татарском языке для русско-язычных детей "Нэуруз бэйрэме" (6-7 лет) Нуретдинова Камилла Рустамовна 15 Янв 2016